Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сагышлы, сагынулы балачак хатирәләре

Категория: 
Дата написания: 
08 ноября 2019

Сагышлы, сагынулы балачак хатирәләре

Кереш сүз. Чынында, мин бу язманы мәктәп балаларына мөрәҗәгать төрендә яза башлаган идем... Әмма хәтер балачакка бәйле тагын бик күп нәрсәләрне искә төшерде... Чөнки бу хатирәләр кешене гомер буе озата килә... Ә алар исә кемнеңдер – якты, шатлыклы, кемнеңдер – сагышлы, үкенечле...
Сез дә, кемгә балачак хатирәләре кадерле, комментарийда үз истәлекләрегез белән бүлешегез!

И, балалар! Укучылар! Китап, дәфтәрләрдә чокчынучылар, ручка башын гына түгел, фән гранитын кимерүчеләр, энә белән кое казып, белемсезлек стенасын җимерүчеләр! Мәктәп шундый, мәктәп мондый, барасым килми, дисез... Сезгә бу фән кирәкми, тегесе күңелсез... Укытучылар хәтта сездән дә азрак белә, имеш... Сезгә яңача фәннәр кирәк, имеш! Ботка урынына сезгә кирәк гамбургер, чит-ят җимеш... Сезгә мәктәп ашханәсендә ашатканны эт тә ашамый, имеш... Сез тизрәк өлкәнәергә телисез... Ә сезнең әти-әниләр, балачакка, мәктәп елларына кайту өчен фатирларын ук булмаса да, хәтта машиналарын бирергә әзер! Сезгә монысы, тегесе ошамый... Әмма еллар узар... Бер дистә, ике дистә, өч дистә, дүрт дистә, биш дистә, гомерегез озын булса, хәтта алты дистә... Әнә шул озын-озак еллар узгач, шул мәктәпне күз яшьләре белән, сагынып, искә алырсыз әле!!! Әмма терсәк якын булса да, тешләп булмый, дигәндәй, аларны кире кайтара гына алмассыз! Һич югы бергә искә алу өчен сыйныфташлар белән очрашуларга ашкынып барырсыз... Һәм күз яшьләре белән хатирәләргә бирелерсез... Күз ачып йомган кебек кенә ара узар, бу көн барыбер килеп җитәр! Мәктәп елларының кадерен белегез!
...Без авыл мәктәпләре интернатларында каты караватта йокладык... Без борчак боткасы, кара икмәк ашадык, суык һәм сыек чәй, кесәл эчтек... Кибетләрдә бүген күргәннең 1 проценты да юк иде... 1960 еллар башында магазинда шикәр булмаганын әле дә хәтерлим... Кояш баюына, яфрак коелуына сокландык. Көзен каенлыкта бер-беребезне яфрак астына күмеп, качышлы уйнадык... Ә сез комп, планшет экранына карап, инде бүгеннән картаеп, каткансыз... Без саннарны кулдан язып я хәтердән исәпләдек, язу карасы белән беренче “а” хәрефен яздык. Без туп типтек, лапта уйнадык, Чапай булдык, “кызыллар” булып – “аклар”га каршы, совет солдатлары булып – фрицларга каршы “сугыштык”, “Ура! Победа!” дип кычкырып, атакаларга бардык, кар атышып уйнадык, әлегә исән-сау булган, бакыйлыкка күчмәгән сугыш ветераннары истәлек-хикәятләрен тыңладык, аларны мәктәпкә очрашуларга чакырдык, хатирәләрен язып алдык, мәктәп линейкаларында басып тордык, тиргәсәләр-орышсалар, муеныбыздагы пионер галстугы төсенә кереп, кызарыштык, мактасалар да, шулай ук кыенсындык. Мәктәп “ёлка бәйрәмнәре”ндә әйлән-бәйлән уйнадык, хәер, без аны (әйлән-бәйләнне), урысчалап, “харавуд” ди торган идек кебек... Уку алдынгыларына бүләкләр тапшырганны көнләшеп карап тордык (миңа да 1972 елның 27 декабренда, Йөгәмәш сигезъеллык мәктәбендә ёлка бәйрәмендә, шахмат биргәннәр иде, әле бүген дә саклыйм). Тәнәфестә, ашыга-кабалана, бер-беребездән өйгә эшләрне күчердек... Кышын кардан крепость-ныгытмалар төзедек, зур агач чанада (хәтта ат чанасында!) тау шудык, чаңгыга басып, ярыштык, язын, беренче чирәмле җир күренү белән, лапта суктык, туп типтек, буа бозында киез итекләрдә хоккей уйнадык, балык тоттык (кармакладык), я майка белән сөздек, чыбык атка атланып чаптык... Кышын, кемнең эте бар, чанага эт җигеп, ярышып йөргән чаклар да булды. Бураннан соң кар көрәү дә кайберләребезнең (аеруча әтисез үскәннәрнең) бурычына керә иде. Җәй, яңгырдан соң, трусиктан гына калып, күлләвекләрдә ятып ауный, ә аннан буага барып юына идек, элек пыялага киселербез дип куркасы юк иде. Яланаяк камылдан кыю-куркусыз йөрүчеләр дә табыла иде... Көне буе буада, яр буенда су коендык... Комлы суда шулай чаптырдый торгач, муеннарыбызга, сырланып, пычрак утыра иде, аны инде, әнкәйләр тиргәгәч, өйгә кайткач юа идек... Хәтта акча эшләргә тырышып, юкә чәчәге, кычыткан, тал кайрысы җыеп, аны “агин”га (безнең якта халык телендә хәзерләүләр конторасының икенчел чимал, дару үләннәре җыю буенча эшчесен шулай атыйлар иде) тапшырдык. Язын, яшел үлән чыгу белән, алан-болыннарга кузгалак, күкбаш (күкебаш та диләр) ашарга бара идек, аннары балтырган, шомакай, кымыз (кислица) чоры җитә. Әнкәй, нәнәйләргә җәйге көннәрдә каен, җир җиләге, көзен шомырт, балан, миләш җыярга булыштык. Утынын да кистек, ярдык, ихатадагы малларга печән хәзерләүдә булыштык, мал карадык, тирес тазарттык, бакчада бәрәңге утырттык, күмдек, көзен казыдык яки чүпләдек... Ә бит өскә кияргә юньле-башлы кием дә юк иде (аеруча ятим үскәннәрнең...). Күпчелек авыл балалары сигезъеллык яки урта мәктәпләргә күрше авылга җәяү йөрде. Язын, көзен, кышын. Интернат булса да, атна арасында өйгә кайтып килергә тырыша идек, хәер, өчкөнлек икмәкне өйдән китерә идек, шул икмәк беткәч кайта идек, ахры... Мәктәптә тимер-томыр, иске кәгазь җыюда кемузардан ярыштык. Әмма класстан класска, сыйныфтан сыйныфка бер проблемасыз күчтек, хәер, күчми калучылар да була иде. “Танцы-манцы, обниманцы” белмәдек, сәхнәгә матрос биюе белән чыктык... Әйе, без дә гашыйк булдык... Партадаш яки классташ кызга, күрше кызына... Аларга “записка”лар яздык, өлкәнрәк классларга төшкәч, яшерен генә очраштык, озатып куйдык, капка төпләрендә агач эскәмияләрдә утырдык... Авыл клубы сәхнәсендә хәтта өлкәннәр өчен спектакльләр куйдык. Мисалга, “Беренче театр”ны... Аны инде бүген академия театрлары да онытты... Авыл клубына күчмә кинокорылма килсә, биш тиен түләп, кино карадык (акча булмаса, кетәктән йомырка чәлдерә идек, ә ул, сортына, ягъни зурлыгына карап, 5-6 тиен тора), ә фильм өлкәннәр өчен булып, кертмәсәләр, тыштан тәрәзә аша карарга тырыштык. Кешеләрне җәлеп итәр өчен, мылтыктан бер тапкыр атсалар да, киномеханик афишага “Военный” дип яза иде. Агач башларына үрмәләдек, чираттан авыл көтүен көттек. Җәйге каникулда колхозга печән җыярга булыштык, силос хәзерләү чорында машиналарда “грузчик” булдык. Бер тиен акча түләмәсәләр дә... Кайчак малайлар үзара бәргәшеп тә алдык... борын канаттык, әмма тиз оныттык, үч сакламадык... Яңа ел җитсә, Яңа ел кертәбез дип, өй борынча йөри идек. Шукланып, бакчаларга кеше кыярына, алма бакчасына төшкән чакларны, шул ук капка төбендәге эскәмияләрне башка кеше капкасы алдына илтеп куйганны, башка шуклыкларны оялып я көлеп искә алабыз.
Хәер, кайбер нәрсәләр онытылган инде, барысын да исәпләп чыгып та булмый...
Эх, балачак, үсмер чак!..
Инсур Мөсәнниф.
4-8.11.2019.

Добавить комментарий