Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ДИВАНДА

Дата написания: 
22 декабря 2022

Инсур МӨСӘННИФ
ДИВАНДА

Шик юк, әйе, бәхет бар ул –
Мин бәхет кошын тоттым!
Лотерея уйный торгач,
Мильён сум акча оттым!

Байларның эш байларча –
Киттем тәүдә Дубайга.
Аннан язылдым Байденга,
Күрешербез бу айда.

Шактый аңа сорауларым,
Шактый түгел – дәүмәле!
Корал белән уйнамасын,
Мордасын төям әле.

Курыкмагыз, берни булмас,
Акча булса, тимәсләр.
Бераз гына аздылар бит –
Шым булырлар нимесләр.

Космоска да барып кайттым,
Анда хәлләр хөртерәк.
Тегеләргә һава җитми,
Бар(ы)сы йөри бәлтерәп.

Канарны мин биш урадым,
Мыегыма чорнадым:
Төркиягә җитми инде,
Эрдоган бит туганым!

Бераз алдый, бераз мактый,
Торганы бер ордынча.
Сезгә ярдәм итәм, ди бит,
Алды белән тордисә.

Бу сәясәт эч китмәле,
Коры костырды инде.
Франциягә китәм бүген,
Бер кыз чакырды инде.

Ял итәрмен, Марс кыры
Буйлап чабып үтәрмен.
Макрон очрап, сәлам бирсә,
Кулым селтәп китәрмен...

Кутузовтан тукмак алган
Минем белән көрәшә.
Шулай эшлә, болай эшлә...
Миңа киңәш өләшә!

Минем акыл үзем белән,
Синеке кирәк түгел!
Сезнең морданы төярлек
Батырлар сирәк түгел!...

...Ярар, җитәр, бу “тартма”ны
Тәрәзәдән чөимме...
Торып каты диванымнан,
Эчим әле чәемне...
22.12.2022.