Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сыйныфташлар осрашуы (Встреча одноклассников)

Дата написания: 
07 октября 2022

Инсур Мөсәнниф
Сыйныфташлар очрашуы
Уены-чыны бергә

“Уң булыр – соң булмас!”, – диештек тә,
Алтмыш еллар узгачтын.
Без дә очрашырга булдык әле –
Каткан сөякләрне кузгаттык.

Күпләр вафат инде, шунлыктан да
Чакырдык якыннарын,
Исән икән, хәләл җефетләрен,
Әтиләрен, кыз-улларын...

Җыелганнар олы һәм кечесе!
Әйтерсең лә, сабантуй!
Ничә меңләп кеше чакырылган
Җыеннарны читкә куй!

Каткан билне язып, биештек тә,
Чама белеп “йоттык” та.
Айныгы да, бераз “салганы” да
Сөйләделәр бик шәп нотык та!

...Ирләр – кемдер аягында, кемдер –
Иптәш иткән таякны.
Зур түрәдәй йөреп яткан була,
Кирә төшеп корсакны.

Ә хатыннар... Кемдер бирешмәгән,
Һаман кызлар кебектер.
Ә кемнедер дөнья аямаган,
Башларында... көмештер…

Күрәм, бер әбекәй-кызкай миңа
Бик еш сала карашын…
Таныйм аны – бу бит «унынчы»да
Сөеп йөргән «җанашым»!

Читтән бераз карап торганнан соң
Килде янга, чатанлап.
Ә элекме?! Куып тота алмый идем,
Атлансам да матайга!

– Сез Инсурга бик тә охшагансыз,
Әтиседер, мөгаен?
Вафат булып киттеме ни инде,
Авыргандыр, тәгаен?

Тормадым һич кире кагып. Нигә?
Вакыт – явыз, аямый....
Сине уңга-сулга борып, кәкерәйтә,
Кемлегеңә карамый.

– Юк, юк, исән әле – дидем, – исән!
Түрә булгач, үзгәрде:
“Вакытым юк, барыр идем”, – диеп,
Мине генә җибәрде...

...Озак сөйләшсәк тә, танытмадым,
Яшь калуым яхшырак:
Ачы чынбарлыкка караганда,
Хыял һәрчак татлырак.

Искә алмас өчен матур мизгелләрне
Күзебезгә яшь тулып,
Һәрчак (мәңгелек һәм матур хатирәдә)
Калыйк шулай яшь булып...
2.09.-7.10.2022.