Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Зур вазифа

Дата написания: 
23 августа 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Зур вазифа

Безнең Галләм зур урында,
Түгел ул әтрәк-әләм.
Кап корсаклы түрәләр дә
Үтәләр биреп сәлам.
Сәлам бирү генә нәрсә -
Үтәләр билләр бөгеп.
Галләм теләсә, йөрерләр
Хәтта ки... тезләр чүгеп.
Сере болай хәрби түгел –
Эшли ул турбазада.
Заманына күрә били
Зур гына вазифа да.
Массовик ул, түрәләрдән
Теләгәнен эшләтә:
Йә, йөгертә, йә биетә,
Билдән түбән идертә...
Иртәнге күнекмәдә.
14.07.-23.08.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Зур вазифа. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 16.09.1999, №109.
2) Мөсәнниф Инсур. Зур вазыйфа. Шигырь. "Тулпар", 2010, №4, 76 б.
3) Мөсәнниф Инсур. Зур вазифа. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 110 б.