Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

"Зомби"лар

Дата написания: 
16 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
“Зомби”лар*...

Элек киноларда гына күрдек
Зомби кебек кара көчләрне...
Хәзер, әнә, алар урам тулган,
Өндә күрәм хәзер мәхшәрне.

Әнә бара берәү... Кулын алга сузган,
Ә кулында аның тиле ...фон.
Аннан исә боерык килә микән,
Килә микән әллә берәр моң...

Шуңа ияргән дә, алга атлый,
Әллә тыңлый, әллә табына.
Тирә-якта ни бар, берни күрми,
Үзе сөрлегә дә, абына.

Икенчесе... озын чыбык сузган
Телефоннан колак артына.
Телефонга карап, нидер сөйли,
Укынамы үзе алдына...

Тагын бер кыз килә, әллә тиле,
Авыз ерып, көлә, хахылдый
(Кара теше күзне “камаштыра”),
Аннан үзе кинәт ухылдый!..

Алга киткән буын заманымы,
Ахырзаман җитү шушымы?
Аңа дөнья бармы, бетәме ул...
Исе китми аның, пошынмый.

Хәзер кызлар гади күкәйне дә
Интернеттан карап пешерә.
Борынгылар тормыш тәҗрибәсе
Калмадымы әллә кешедә?

Акыл тукыйм инде, нишлим тагын?
Җаннан аһ-зар бераз түгелсен...
Адәми зат, син бит зомби түгел?
Аңга килче, әле түгел соң...
* Зомби – терелгән мәет яки кемнеңдер ихтыярына тулысынча буйсынган кеше.
16.02.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. "Зомби"лар... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 297-298 бб.