Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җырларда җырланган Бүә елгасы

Дата написания: 
13 ноября 2013

Инсур Шәнгәрәев
Җырларда җырланган Бүә елгасы

Күп яңавыллыларның тормышы төбәкнең иң зур су объектларыннан берсе – Бүә елгасы белән аерып алгысыз бәйле. Ул районнан читтә дә киң билгеле. Элек-электән елга җирләрне бүлгәндә чик булып хезмәт иткән; күп борынгы документларда аның турында искә алына.

Бүә елгасы – Кама елгасының сул кушылдыгы. Елганың озынлыгы 228 км тәшкил итә, бассейны мәйданы – 6530 кв. м. Аның өске агымы Пермь краенда, түбәне – Башкортстанда урнашкан, түбән агымы шулай ук Удмуртиянең Камбарка районында 20 километрга сузылган. Елга Пермь краеның Верхний Осиновик авылыннан көньяк-көнбатышка таба 2,5 километр ераклыкта башлана. Бүә елгасының Яңавыл районы территориясендә озынлыгы 100 километрга якын (Истәк авыл Советы территориясе буенча – 8 км, Карман авыл Советы территориясе буенча – 12 км, үзәненең зур өлеше Яңа Уртавыл авыл Советы территориясе буенча үтә).

Алтмышынчы еллар башына кадәр аның буенча сал агызганнар. Ләкин Бүә саега башлаган. 1960 елда БАССР хөкүмәтенең махсус карары белән елганың ике ярына кадәр өч километрлы ара тыюлык дип игълан ителә, мал көтү, урман һәм куакларны кисү катгый контрольдә тотылырга тиеш була.

1963-1973 елларда Бүә елгасында Башкортстан энергетикасы флагманы – Карман ГРЭСы төзелә. Биредә шулай ук су саклагыч төзелү белән бәйле, сал агызу туктатыла.1973-1974 елларда Таш-Елга авылы районында тимер-бетон капиталь күпер төзелә. Ул вакытка кадәр елга аша кичүдән чыкканнар.

Бүә – балыкчыларның яраткан урыны. Елгада алабуга, чуртан, чабак, корбан балыгы, җилембалык, налим, судак, кушбаш, опты, шыртлака, ташбаш, кызылканат һ.б. бар. Ул берничә төр суда йөзүче күчмә кыргый кошларның яшәү урыны булып тора.

Бүә елгасы – яңавыллыларның яраткан ял итү урыны. Бигрәк тә җәен: кешеләр бирегә су коенырга, балык кармакларга йөри. Кышын нефтьчеләрнең су астыннан балык тоту буенча гадәтигә әверелгән ярышлары үткәрелә.

Елга образы аңа шигырь һәм җыр юлларын багышлаган җирле һәм билгеле шагыйрьләр өчен илһам чыганагына әверелгән.

Район төп су ресурсының экологик хәвефсезлеген тәэмин итү, табигать берләшмәсе буларак, елганы саклау, мәдәни ялның оештырылган урыннарын булдыру проблема булып кала. Безнең бурыч - аны беренчел хәлендә үзебездән соң килгән буыннар өчен саклау.

Кайда, кайчан басылган: 1) Инсур Шәнгәрәев. Җырларда җырланган Бүә елгасы. "Яңавыл таңнары", 2013 ел., №120.