Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җәйне көтәм

Дата написания: 
20 января 2021

Инсур Мөсәнниф
Җәйне көтәм

Әле бары кыш уртасы гына...
Алда тора февраль айлары...
Ак булса да, салкын карлар һич тә
Аңлый алмый синең зарларны...

Шуңа оҗмах көтәм – барлык дөнья
Чәчәк тулы ямьле җәйләрне,
Хәтта ачы давыл, бераз тынып,
Сине тыңлый торган мәлләрне...

Кышкы җилләр бигрәк ажгыр алар,
Алар сине һич тә тыңламый.
Ә таңнармы?! Алар соңлап туа...
Җәй бит хәтта таң да соңламый.

Кемдер язны көтә өмет белән –
Кемгә нәрсә инде якынрак...
(Өмет өзсәң, хәтта җылы җәй дә
Котыптан да хәтәр – салкынрак).

Әйе, миңа хәтта салкын җәйләр
Якынрактыр җылы кыштан да...
Кемдер әйтер, калын туның булса,
Өйдәгедәй җылы тышта да...

Кемгә нәрсә... Хикмәт анда түгел
(Кирәк туннар кайчак җәйдә дә...),
Мәгърур Кояш, бары синдә өмет:
Тиз әйләнсен, Җирне әйдәлә!

...Кыштан арып, шулай җәйне көтәм,
Кемнәр белә кемнең хәлләрен...
Ә әлегә тәрәз төпләремдә
Чәчәк аткан ялгыз гөлем генә
Хәтерләтә миңа җәйләрне.
20.01.2021.