Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җирдә кеше туа...

Дата написания: 
30 июня 2015

Инсур Мөсәнниф
Җирдә кеше туа...

Кеше туа Җирдә... Нигә туа?
Күпләр микән моны сораган
Үз-үзеннән, әти-әнисеннән,
Галимнәрдән, бәлки Алладан?..
Утыртырга агач, йорт төзергә,
Үстерергә бер ул, ниһаять...
Янәсе дә, бары шунда гына
Дәвам итәр Җирдә бу хәят...
Хактыр бәлки, әйе, бу фәлсәфә,
Бәхәсләшмим, чөнки файдасыз...
Тумагандыр бит ул буш урында,
Хактыр, әйе, ата-бабабыз...
Әмма Җирдә моннан башка да бит
Күпме һөнәр, шөгыль, фикер бар...
Кемдер шигырь яза, урман кисә,
Корал ясый, хәтта кора дар...
Кемдер исә Галәм үзләштерә,
Төпләренә төшә диңгезнең...
Әмма юлы бердәй тәмамлана
Һәрбер диндарның һәм динсезнең.
Тик ни генә кылсаң да син Җирдә
Иң ахыргы Гадел Хөкем бар.
Яхшылыкка – оҗмах, кемгә – тәмуг...
Безгә бары Аллаһ Хөкемдар.
30.06.2015.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Җиргә кеше туа... Шигырь. «Кызыл таң», №25, 3.03.2016.
2) Мөсәнниф Инсур. Җирдә кеше туа... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 166-167 бб.