Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ҖИР ХӘСРӘТЕ

Дата написания: 
20 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф, Яңавыл каласы
ҖИР ХӘСРӘТЕ

Кече яшьтән беләм, Җир әйләнә, ди,
Тәүлеккә бер тапкыр күчәре тирәли,
Шул ук вакытта елга бер – Кояш тирәли...
Аптырыйм, ничекләр «баш-күзе» әйләнми...

...Җирне Кояш ары, бире тулгандыра:
Суыгын җибәреп, өшетә, туңдыра...
Нуры белән өтеп, табадай кыздыра,
Котыпта бозларны эретә, шудыра...

...Җир шары туктаусыз әйләнә, тулгана,
Шунлыктан аның да «күңеле болгана»,
Кайдадыр ут бөркә зур авыз – вулканнар,
Кайдадыр басадыр я су, я туфаннар...

Бомбаларга тота Күк җисемнәре дә,
Коточкыч, ди, кеше кушкан исемнәре дә...

Җиргә оча спутник-юлдаш калдыклары,
Космоска кирәксез чүбе – артыклары...

«Метеор»лар, ажгырып, я килә, я китә,
Тагын планеталар янәш җилеп үтә.

Дөмбәслидер Күктән янә ут-ташлары,
Исән калыр микән, и, газиз башларым...

Я анда, я монда тетридер җире дә...
Кайчандыр Шарыбыз китмәсен кирегә:
Чатнапмы, сыныпмы шыгырдык күчәре –
Акылсыз кешедән алып бар үчләрен...

Газиз Җиребез ул – тере – кеше кебек...
Утырган ботагына чапкан вәхши кебек,
Акылсызлыкны күреп, җаны өши кебек,
Безнең «эшчәнлек»тән буылып, чәчи кебек...

Җирнең кан тамыры – инеш, елга, күлләр...
Мөлдериләр, сакла, диеп, чишмә-күзләр...

Җирнең үпкәләре – яшел, киң урманнар,
Пычкы явын көтеп, «дер» калтыраганнар...

...Әйе,
әле
Кояш бирә бәрәкәтен,
Җир югалтмый
Әлегә
талгын хәрәкәтен.
...Кад(е)рен белсәң, Җирдә яшәү бик рәхәттер...
Аңласакчы тагын Җир-ана хәсрәтен...
19-20.02.2021.