Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ҖИМЕРЕК МИРАС

Дата написания: 
16 апреля 2020

Инсур Мөсәнниф
ҖИМЕРЕК МИРАС

Күптән яз булды бит инде,
Тик бүген тагын буран!
Бетмәгән буран булды бу,
Һич туктый белми торган!

Дүрт көн элек кенә яуды,
Ул бит чак эреп бетте.
Язкай, тизрәк килче инде,
Без сине күпме көттек!

Кайда инде авыз еру,
Хәл юк авыз ерырлык:
Тирә-якта – җимерек ил,
Үкси-үкси еларлык...

Күрче, хәтта табигатьтә
Оят хисе бар, ахры.
Без, кешеләр, җимергәнне
Шулай кат-кат кар каплый...

Тик кар эри, һәм тагын да
Ачыла Җир ярасы...
...Ни кызганыч, шушы юлдан
Яшь буынга барасы...

Бу тәмугка, күктән карап,
Елап, таңнар калырлык!
...Кичерегез, сезләргә без
Шундый мирас калдырдык.
13-16.04.2020.