Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Исә җилләр... (Веют ветра)

Дата написания: 
18 сентября 2018

Инсур Мөсәнниф
Исә җилләр...

Исә җилләр... Исә җилләр...
Я назлы да, я ачы.
Ничек кенә омтылсаң да,
Һич тә булмый шул качып...
Исә җилләр язларын да,
Тынмыйлар җәй аенда.
Шул җилләргә иярепме,
Давыл куба җаныңда.
Давыл куба, учак дөрли,
Чәчә-чәчә очкынын!
Җилләр белән җаннарың да
Китәр кебек ычкынып!
Көзен җилләр ачы була,
Ага кара болытлар...
Көзен Кояш иртә байый -
Сүнәдер өмет-утлар...
Сүнә утлар, сүнә учак,
Кала бары күмере...
Кала бары үткәннәрнең
Тик исерткеч сөреме...
18.09.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Исә җилләр... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 259-260 бб.