Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Юрау

Дата написания: 
01 сентября 2020
Заметка: 

Иткинеевские осенние ромаши. 22.09.2020, с.Иткинеево Янаульского района РБ. Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Юрау

Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр...
Илдар Юзиев, "Мәтрүшкәләр"

Ромашкалар, ап-ак ромашкалар,
Җилфердиләр акрын җилләрдә...
Газиз җирдән кемнәр аерылган,
Сәлам юллыйм туган илләрдән.

Бу – үпкәләү түгел беркемгә дә,
Язмыш шундый булгач, күнәсең...
Бары туган, якташ, сабакташны
Килә кинәт кайчак күрәсе.

Кызгансам да, өзәм ак таҗларын –
Фараз кылам инде үземчә:
(Узган “сөя, сөйми” вакытлары)
Күрешәм, күрешмим, күрешәм...

Ә ялгышса нәфис чәчәк таҗы
(Чәчәк бит ул – дөрес юрыймы?),
Мин барыбер алдыйм ромашканы –
Алыштырам сүзнең урынын!
1.09.2020-7.09.2020.