Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Юлдагы сөйләшү

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунки, нажмите курсором на фото. Рисунки взяты из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Юлдагы сөйләшү
Хикәя

Безнең участок шифаханәсенә яңа баш табиб җибәргәннәр, шуны каршы алырга килешем. Хастаханәнең үз машинасы ватылган, шуңа бу эшне рәис миңа йөкләтте. «Район бүльнисендә булыр, шуннан эзләп табарсың», — дигәннәр иде. Көтеп тормаган, ахры. Берәр техника очрап, утырып киткәндер — таба алмадым. Машинаны кабызып, кайтырга кузгалдым.
Район үзәген чыгып, үзебезнең якка бара торган юлга борылуга, өстенә кара костюм кигән (шушындый эссе көнне!), кулына артык зур булмаган чемодан тоткан уртача буйлы ир кеше кулын күтәрде. Мин туктагач, кабинаның ишеген ачып, кайда баруымны сорады. Җавапны ишеткәч, канәгать төс белән кереп утырды. Кузгалып киттек.
— Кунакка кайтасызмы? — дип сүз башладым.
— Юк. Менә сезнең якка эшкә җибәрделәр әле, — диде ул миңа, «шулай ук кунакка кайтучыга охшаганмы ни?» дигәндәй, карап алып. — Тәкәрлек участок шифаханәсенә баш табиб итеп.
— Әллә сез Флүр Абдуллинмы?
— Әйе, — диде ул, миңа гаҗәпләнеп карап. Аннан көлеп куйды: — Фамилиямне кайдан беләсез? Маңгаема язылмагандыр ич?
— Мин бит сезне каршыларга дип килгән идем. Тик таба алмадым.
— Азрак көттем дә, түзмичә, юлга чыгарга булдым. Машиналар йөреп тора, дигәннәр иде. Тик, нигәдер, берсе дә утыртмый.
— Шофер халкы хәзер ут капкан кебек чаба. Вакыты шундыйрак. Урып-җыю бара — минуты кадерле.
Ул, килешкән төс белән, башын кагып куйды. Тәрәзәдән күз күреме җирдә җәйрәп яткан иген диңгезенә күз салды. Мин аңлатуны кирәк таптым:
— Ел яңгырлы килде быел. Урып-җыю кайчан башланды, ә яртысы һаман басуда әле.
Бераздан безне куе-кызыл төстәге «Москвич» узып китте, артыннан тузан болыты гына күтәрелеп калды.
— Күзен алган кигәвенме ни! — дип куйды юлдашым.
— Яңарак кына сатып алды. Безнең авылныкы. Ферма мөдире, — дип ачыклык керттем.
— Яңа сатып алганга охшаган шул. .Минем үземнең дә, машина алгач, аягым җиргә дә тими иде.
— Сезнең дә машинагыз бармы ни?
— Бар иде. Хәзер юк. Мәзәктәгечә инде: алдым, дип бер сөендем, исән калдым, дип икенче сөендем, саттым, дип өченче сөендем.
Мин аңа карап алдым. Юлдашымның йөзенә кара шәүлә йөгергән иде. Ярым җитди, ярым шаярып әйткән сүзләре мине азрак сәерсендерсә дә, сиздермәдем. Аның бу сүзләре артында аңа гына кагылышлы, гыйбрәтле вакыйга яшеренгән иде булса кирәк. Шулай да:
— Әллә һәлакәт-мазарга эләктегезме? — дип сорамый булдыра алмадым.
— Һәлакәтнең дә ниндие әле: кеше таптаттым...
Ул, нигә әйттем инде, дигәндәй, туктап калды. Аның газаплы уйлар төшкән йөзенә карап алып, мин дә тындым. Кешенең кайгысы бар икән, нигә аны, сорашып, яңадан кузгатырга. Андый вакыйга кеше күңеленнән мәңге китми, гомер буе эзәрлекләп йөртә. Күренеп тора, хатирәләр аңа авыр тәэсир итте. Элек тә аз кичермәгәндер, ахры. Үзем дә сизмичә, аның иң авыр күңел ярасына кагылдым бугай...
Машина, калкулыкларга бер күтәрелеп, бер төшеп, җилә генә. Юл читендә электр баганалары, кыр ышыклау өчен утыртылган агачлар торып кала. Алга яңалары шуышып чыга. «Выжт» итеп, каршыга килүче машиналар узып китә.
Бераз вакыт икебез дә сөйләшми генә, юлга текәлгән килеш, үз уйларыбызга чумып бардык.
— Кайтасы юл шактый, ахры, телисезме, мин сезгә башымнан кичкәннәрне сөйлим? — диде ул кинәт, авыр уйларыннан арынып. — Юл да кыскарак тоелыр.
— Авыр истәлекләрегезне кузгатмаса... — дидем мин, үз чиратымда, әдәп сакларга тырышып.
— Кайчак шулай була бит: беренче күргән кешегә йөрәгеңдә ни бар, барысын да ачып саласың. Соңыннан үкенеп йөргән чаклар да була. Әнкәй мәрхүмә кайчак: «Кешегә бигрәк ышанасың, эчеңдәге — тышыңда. Ә дөньяда адәмнәрнең яманы да, яхшысы да бap. Яман кешеләргә тарып, үзеңә начар булмасын, диюем. Башта эч-бавырыңа керерләр, ә соңыннан ачы итеп чагарлар», — ди торган иде. Миңа яхшылык теләп әйткәндер инде ул. Ә мин һаман шул гадәтемне ташлый алмыйм. Дөрес, яманына караганда, кешеләрнең яхшысын күбрәк очраттым. Шуңадыр инде, — дип, елмаеп, миңа карап куйды. Азрак сүзсез барды да, дәвам итте: — Ә алар үзләре бик ачык кешеләр иде. Әти белән әнине әйтәм. Кешедән бер яшерен уйлары булмады. Үзләре кимәсәләр кимәделәр, туйганчы ашамасалар ашамадылар, ә мине кеше арасында ким-хур итеп йөртмәделәр. Ничек тә укытырга тырыштылар. Мәктәпне яхшы гына тәмамладым да, медицина институтына укырга кердем. Монда әткәйнең бик озак авырып ятуы да этәргеч ясагандыр. «Улым, табиблыкка укы, бәлки мине дә терелтерсең», — ди торган иде еш кына. Тик мин икенче курста укыганда вафат булды. Ахры, шуннан язмыш мине ныклап сынарга уйлады. Озак та тормый, әнкәй фаҗигале һәлак булды. Автобуслары авып, аңа ут капкан, берничә кеше янып үлгән. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр үксеп-үксеп еладым. Әйе, кеше үз башына төшсә генә аңлый икән. Нигә кайчакта бигрәк pәхимсез бу тормыш? Соңыннан да әнием бик озак күз алдымнан китмәде. Төн урталарында сикереп торып, үкереп елаган вакытларым булды. Институтны ташларга да уйлап куйган чакларым булмады түгел. Яхшы кешеләр ярдәм итте, әткәй белән әнкәйнең васыятьләрен дә искә алдым. Моннан соң, көчемнән килгән кадәр, кешеләрнең газапларын җиңеләйтергә, бары тик яхшылык кына эшләргә ант иттем. Институтны тәмамлап алты ел эшләгәч, мине хирургия бүлеге мөдире итеп күтәрделәр. Буйдак кешегә күп кирәкме — өйләнергә нигәдер ашыкмадым инде — машина алдым. Ул вакытта абзаңны күрсәң, белмим, таныр идеңме икән! Түбәм күккә тиеп йөрим. Миннән бәхетле кеше юк! Бар кеше миңа карыйдыр, сокланып бармак төртеп күрсәтәдер шикелле. Азрак борын да күтәрелде кебек...
Мин, ул сөйләгәннәрнең нәкъ шулай икәненә һич шикләнми, тыңлап барам. Үземнең беренче тапкыр машина руле артына утырган көнемне хәтерләп, елмаеп куям.
— ...Шатлык томаны эчендә йөзәм. Тик бу бәхетем бары ике айга гына җитте. Бәхетсезлек мине урам чатында сагалап торган икән...
Ул туктап калды, авыр сулап тын торды. Үткәннәрен яңадан күз алдына китерде, ахры. Мин, юлдан күземне алмыйча, тизлекне алыштырдым. Машина, салмак кына гүелдәп, үргә күтәрелә башлады.
— Эштән кайтып бара идем, кинәт машинаның каршысына бер бала йөгереп килеп чыкты. Мин югалып калдым: машинаны читкә борырга да, тормозга басарга да өлгерә алмадым. Аның ата-анасының газаплануларын күрү миңа, табиб кешегә, җиңел булган, дисезме? Авыр гынамы соң?! Иң явыз дошманыма да теләмәс идем үзем кичергәнне кичерергә. Билгеле, миңа суд булды. Тиешле җәзаны бирделәр. Аны тутырып чыккач, бер ел элекке урынымда эшләдем. Бәлки, гомеремнең ахырына кадәр дә шунда эшләгән, яшәгән булыр идем. Бер очрашу мине үткәннәремә кире кайтарып, бөтен тормышымның астын өскә әйләндереп ташлады.
Беркөнне мине төн уртасында «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән килеп алдылар. Ниндидер кыз баланы бик авыр хәлдә шифаханәгә китергәннәр. Ашыгыч рәвештә операция ясарга туры килде. Ул уңышлы үтте үтүен. Шулкадәр арыган идем, ял итәргә утыргач, ничек йоклап киткәнемне дә сизми калганмын.
Иртән авыруның хәлен белергә кергәч, кинәт электр тогы суккандай, урынымдa катып калдым. Кыз янында мин баласын таптаткан хатын утыра иде. Йөзендә шат елмаю. Нарасые өчен бар куркуларны кичергән ана елмаюы иде ул. Күзләрендә бетмәс-төкәнмәс наз, ягымлы, иркәләү чагыла. Мине күргәч, ул урыныннан кузгалды. Шатлык томаны аның күзләрен томалаган иде, башта танымады.
— Айгөлгә операция эшләгән хирург сезме? — дип сорады. Рәхмәт хисләрен белдерергә теләп соравы булгандыр. Тик шунда мине танып алды: куллары кире салынып төште, елмаюы юкка чыкты, йөзеннән кан качты. Ирексездән артка чигенеп, баласын сакларга теләгән кебек хәрәкәт ясады. Мин аңардан ким дулкынланмаган идем. Бер-беребезгә карашып, катып калдык. Миңа ияреп кергән шәфкать туташлары, берни аңламый, аптырашып, карашып алдылар.
Мин бу ананың хәлен аңлый идем. Мине күрү белән аның күз алдына икенче нарасые, минем аркада һәлак булган йөрәк парәсе килеп басты. Тик ул үзен кулга алырлык көч тапты. Аның:
— Рәхмәт сезгә. Чын күңелдән рәхмәт, — дип акрын гына әйткән сүзләре аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте. Көтмәгән идем. Кайтарып берни әйтә алмадым. Бары тик, мине гафу итәргә үзендә көч тапкан ана йөрәге алдында башымны гына идем.
Ул көнне мин эштә ничек йөргәнмендер, ачык кына хәтерләмим. Фатирыма кайткач, бик озак уйланып утырдым. Бернәрсә ачык иде: миңа монда башкача бер генә көн дә калырга ярамый. Хезмәттәшләрем мине гаеплидер, аларга минем белән эшләү авырдыр кебек тоелды. Үземә дә, яшәү урынымны үзгәртсәм, ничектер җиңелрәк булыр төсле. Уйладым да — эшләдем дә.
Менә шулай килеп чыктым мин бу якларга. Үткән гомергә әйләнеп карыйм да, аптырап китәм. Кай арада гомернең яртысы узып та киткән! Ә нинди яхшылык эшләдем мин кешеләргә? Һәм алар эшләгән җинаятемне, саксызлык аркасында булсын, аклый аламы? Минемчә, юк. Ә үз тормышымны мин болай килеп чыгар, дип күз алдыма да китерми идем. Тормыш төрлечә сынап карый икән. Ярты гомереңнең үткәнен күреп, һаман үз урыныңны таба алмавыңны тою җиңел түгел. Шуның өчен көчеңнән килгәннең барысын да эшләп калырга ашыгырга кирәк. Кеше гомере нигә шулай кыска икән, дип уфтанам.
Шулай да, ярты гомер үтсә дә, киләчәккә өмет бар әле. Теләге булган кешегә әле күп нәрсәгә ирешергә була. Кешеләр сине яхшы исем белән телгә алсын өчен көне-төне үз-үзеңне аямый эшләргә дә эшләргә генә кирәк.
...Ул сөйләүдән күптән туктаса да, мин аңа кыеп сүз әйтә алмадым. Абдуллин да үз уйлары диңгезенә чумган иде. Йөзе уйчан, кашлары җыерылып-жыерылып китә. Минем аңа нәрсә дә булса әйтәсем, күңелен күтәрәсем килсә дә, эндәшмәүне хуп күрдем. Сүзләр урынсыз иде монда. Кичерәсен кичергән, уйланасын уйлангандыр. Шулай да бөгелеп төшмәгән, язмыш ничек кенә сынаса да, өметсезлеккә бирелмәгән. Тормыш бит ул. Шушы сикәлтәле юл белән бер.
Калкулыкка күтәрелгәч, безнең авылның искиткеч матур күренеше ачылды. Яңа баш табибның да йөзе яктырды.
— Матур икән сезнең яклар! — диде ул, миңа борылып.
— Искиткеч! Менә күрерсез, табигате генә түгел, кешеләре дә әйбәт. Безнең як чишмәләренең суын эчкән кеше аларның тәмен тиз генә оныта алмый.
Флүр Абдуллин елмайды. Аның авыр уйлары артка чигенде, ахры. Тирә-якка елмаеп карап бара башлады. Бу вакытта ул тормыш юлына яңа аяк баскан кешегә охшаган иде.
Безнең машина, җилдереп, авыл очына килеп керде.
...Бу көннән соң шактый вакыт узды инде. Флүр Абдуллин безнең якларда күптән үз кешегә әверелде. Тәкәрлеккә эшкә җибәрелгән бер табиб кызга өйләнде. Ике бала үстерәләр. Тату яшиләр. Якын кешеләр булып китә алмасак та, исәнләшеп йөрибез. Ул бәян иткән тарихны мин берсенә дә сөйләмәдем. Кирәк тапмадым. Башкалар авызыннан да ишеткәнем булмады. Без капчыкта ятмый, диләр диюен. Аның тормышын белгән кешеләр дә булмый калмагандыр. Тик ул урамга чыкмады. Шулай яхшырак та булгандыр. Тормыш бит ул, төрле хәлләр була, барысын да чыгарып чәчәргә дигәнме ни?
«Менә бит, сөйләү генә түгел, хәтта язып та чыккансың», — диярсез. Ә мин героемның да, авылның да исемен үзгәрттем. Хәер, эш авыл белән исемдәме ни...

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Юлдагы сөйләшү. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 28-36 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Юлдагы сөйләшү. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 126-130 бб.