Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әйтер идем...

Дата написания: 
03 декабря 1996
Заметка: 

Инсур Мөсәнниф
Әйтер идем...
(Походта)

Урманга сәфәр чыктык без
Сыйныфташларым белән.
Карурманның Шүрәлесе
Хакында күптән беләм.

Тукай абый шигырендә –
Шүрәле дә, Былтыр да.
Шүрәле кытыклар диеп,
Куркып кына утырма!

Маңгае мөгезле булса да,
Шүрәледә баш такыр.
Бармагын кыстыра алсаң,
Димәк, син инде тапкыр!

Тик Шүрәле очрамады,
Их, чыксамы каршыма,
«Ул минем якын дустым!» – дип,
Әйтер идем барсына.
3.12.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур? Походта. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 2004, №№132-133.
2) Мөсәнниф Инсур. Әйтер идем... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 128 б.
3) Мөсәнниф Инсур. Әйтер идем.... Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 72 б.