Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әйтә алыр кемнәр

Дата написания: 
02 августа 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Әйтә алыр кемнәр

Әйтә алыр кемнәр, ант итеп, -
Телләрен белмәгәннәр,
Милләттәшен түбәләгәндә,
Куркып өйдә ятмас, дип?
Әйтә алыр кемнәр, ант итеп, -
Өммәтен онытканнар,
Үз җанын саклар өчен, сине
Авыр чакта сатмас, дип?
Әйтә алыр кемнәр, ант итеп, -
Чит телне хурлаганнар,
Үзгәрү белән заман, сине
Утка тотып атмас, дип?
Яки атып екмас, дип?
Әйтә алыр кемнәр?..
Ант итеп?..
28.07.-2.08.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Әйтә алыр кемнәр. Шигырь. "Кызыл таң", 22.02.1995, №35.
2) Мөсәнниф Инсур. Әйтә алыр кемнәр? Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 19-20 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Әйтә алыр кемнәр. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 75-76 бб.