Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ысулы бик гади

Дата написания: 
10 августа 2002

Ысулы бик гади
«Шагыйрьләр күбәйде», — дип зарлана халык та, ...шагыйрьләр үзләре дә. Биредә хакыйкать тә юк түгел. Хәзер hәр икенче мәктәп баласы — язучы-фантаст, hәр өченче пенсионер — шагыйрь, 18 белән 60 яшь арасындагы hәр дүртенче кеше — каләм тибрәтүче. Берсе дә көрәк, сәнәк яки лом тотып эшләргә теләми. Ә бит кемнең чын шагыйрь яки язучы икәнен белүнең бик гади ысулы бар, минемчә: тотарга да, каләм-ручканы лом авырлыгында hәм зурлыгында эшләргә. Ул чагында каләмгә тотынырга теләүче табылыр микән, карап карарбыз.
И.Мөсәнниф.
10 август, 2002 ел.
Өстәмә. 19 елдан соң. Кызганыч, инде каләм дә, лом да калмады, хәзер бары тик смартфон һәм айфон гына. Шагыйрьләр тагын да ныграк артты.
14.11.2021.