Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Йөрәк

Дата написания: 
27 апреля 2019

Инсур Мөсәнниф
Йөрәк

Аптыратты йөрәк – ялкауланды:
Ике көн эшли дә, тузына...
Кайчак өч көн эшли, әмма инде
Ялы да өч көнгә сузыла.

“Тынычлан, – дим, – алда мәшәкать күп,
Менә эшләр җитә бакчада.
Дөнья болай гына бармас әле,
Артыр пенсия дә – акча да.

Көтик”, – димен, әмма тузган йөрәк
Тынгы бирми һаман, төрткәли.
Төрткәли дә, алып чыгып китеп,
Уйламаган җирдә йөрткәли...

Анда-монда, читкә карандыра:
“Тегесен күр, – ди, – монысын.
Дөнья кимчелеге бетми инде,
Яз җырларның, яшьти, моңлысын”.

Кызык инде, үзе сакла, ди дә,
Куа мине үзе, кызганмый:
“Бар дөньясы тоташ яра булгач,
Булмый инде, яшьти, сызланмый”.

Аннан тоттыра да каләмемне,
Ал-ял бирми, сүзләр яздыра.
(Я, яздырсын, бары алгы көндә
Күрмәсен тик кинәт аздыра).

Һәм кисәтә кайчак: “Без булмасак,
Сагыш тулыр Җиргә, моң тулыр...
Бүген тибәм әле, мин туктасам,
Кара аны, егет, соң булыр”.

Ярый, өркетсә дә, шөрләтсә дә,
Бәйләмәсен бары кулларны.
Миннән башка бүтән беркем язмас
Мин язарга тиеш юлларны.

Мин дә, үзе кебек, төрткәлим дә:
“Йөрәк, – димен, – шулай килешик:
Янә таңны исән каршыладык,
Әйдә әле, әйдә, бирешмик!”.
9-27.04.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Йөрәк. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 274-275 бб.