Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Йокычыл егет

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Йокычыл егет
Юмореска

Шыттыра бу, димәгез, егетләр, килмәгән җирем юк үземнең. Тик менә бер кимчелегем бар. Йокы яратам. Иртән йокыдан уяна алмыйм. Иң күп кичергәннәрем — йоклап калып, эшкә соңлаган өчен. Инде ничә эштән кудылар, хисабын үзем дә белмим. Хезмәт кенәгәм Лев Толстойның «Сугыш hәм солых» китабы калынлыгы.

...Әле соңгы эшләгән урыным — төзелеш участогы. Йортлар салабыз. Дөресрәге, төшкә кадәр иптәшләрем сала, төштән соң мин дә салышам. Билгеле, мондый хәл мастерга бик ошамый, акчасын да яртылаш кына алып йөрим. Ә иптәшләрем ничектер хәлемә керә әлегә. Чөнки үзләре дә ул яктан тулысынча гөнаhсыз түгел.

Тик менә мастер... Түзде-түзде дә, бер көнне сабырлыгының чигенә чыкты, ахры.

— Үәт нәрсә, Яхшыбаев, — диде ул иртәнге җыелып сөйләшүдә, күзләрен усал уйнатып. — Җитте, болай булмый. Синең аркада күрсәткечләрне бозасым юк. Иртәгә эшкә килмисең — рөхсәт итәм. Чирең шундый икән — табибларга күрен. Һәм ишетсен колагың: ыштубы моннан ары мин синең эшкә соңлаганыңны күрмим. «Ычкын» дәваханәгә!

Дәваханәдә бик шәфкатьле табибка туры килдем. Киенгән килеш тә, чишендереп тә, яткырып та тыңлады, чүкеч белән бер башыма, бер тубыгыма суккалады. Үзе сораштырырга да онытмады. Барысын да яшерми сөйләп бирдем. Ә ул: «Эhем, эhем», — дип, башын селкеп торды. Шуннан бер кочак даруга рецепт язып бирде дә:

— Шушыларны эчсәң, энем, hич бер кайгың булмас. Беренче көннән үк йокың сыпырып алган кебек булыр. Шунда Хөрмәт абыеңны да исеңә төшер, — дип, аркамнан сөеп, чыгарып җибәрде.

Очтым гына аптекага. Кайту белән, даруларны табиб кушканча эчтем дә, караватка барып аудым.

...Ничек йоклап киткәнне хәтерләмим, ә менә уянганда сәгать иртәнге алтыны күрсәтә иде. Йокының әсәре дә юк. Хөрмәт абзыйны рәхмәт хисе белән хәтергә төшереп, җырлый-җырлый юындым, ашыкмый гына тамак ялгадым.

Мин эшкә килгәндә берсе дә юк иде әле.

Тиздән, миннән соң икенче булып, мастер да килеп җитте. Тик аның йөзе, мине күргәч, нигәдер кинәт бозылды. Сәгатькә карап алдым: әллә ул алдадымы икән? Юк, барысы да дөрес — сигез тулмаган әле. Аны тынычландырырга ашыктым:

— Сез әйткәнчә, табибка бардым. Бер кочак дару бирде. Шуларны эчкән идем, менә, файдасы тиде. Бүген иртән сәгать җидедә үк монда идем инде...

Мастер мине бүлдерде дә:

— Бүген килгәнсең лә ул, ә ике көн кайда булдың?! — дип җикеренде. — Мин бит сине бер генә көнгә җибәргән идем?!

Мин, бернәрсә дә аңламый, катып калдым...

Инде исәп-хисап акчасы да кесәдә, тик hаман hушыма килә алганым юк. Их, табиб Хөрмәт абзый, ә мин сиңа шундый ышанган идем, шуңа сәгатьне дә тиешле вакытка куймый йоклаган идем. Кем генә уйлаган инде, ике көн рәттән йоклармын дип...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Йокычыл егет. Хикәя. "Яңавыл таңнары", 11.06.1991, №67.
2) Шәнгәрәев Инсур. Йокы чүлмәге. Юмореска. "Социалистик Татарстан", 28.06.1991, №129.
3) Шәңгәрәев И. Йокычыл егет. Хикәя. "Алга" (Борай р-н гәзите), 24.10.1991, №125.
4) Шәңгәрәев Инсур. Йокычыл егет. Шаян хикәя. "Яңавыл таңнары", 16.06.1993, №68-69.
5) Мөсәнниф Инсур. Йокычыл егет. Юмористик хикәя. “Тулпар”, 2018, №1 (гыйнвар-февраль), 78 б.
6) 439) Мөсәнниф Инсур. Йокы чүлмәге. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 29-30 бб.

Добавить комментарий