Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЙӨГӘМӘШ ТАУ

Дата написания: 
09 января 2021

ЙӨГӘМӘШ ТАУ

Инсур Мөсәнниф сүзләре
Әнис Шәймәрданов көе

1. Йөгәмәш тау, синең хакта
Серен саклый һәр йөрәк.
Яшьлек узган тавыбызга
Ник кайтабыз бик сирәк?
Язлар килгәч, тау битендә
Якты янды учаклар –
Мәңге яши күңелләрдә
Гашыйк булган шул чаклар.

Кушымта:
Йөгәмәш тау, Йөгәмәш тау –
Безнең якта биек тау!
Язлар җиткәч, тагын язсын
Күрешергә исән-сау!
Мәтрүшкәләр, юкәләре,
Җиләкләре көтәдер...
Алар биргән шифа безне
Исән-имин йөртәдер.

2. Йөгәмәш тау саклый әле
Безнең яшьлек эзләрен.
Күкчәчәкләр хәтерләтә
Сөйгәнемнең күзләрен.
Иркәлидер саф җилләре,
Чәчкәләрнең исләре...
Тагын кире кайткан кебек
Кайнар яшьлек хисләре.

Кушымта:
Йөгәмәш тау, Йөгәмәш тау –
Безнең якта биек тау!
Язлар җиткәч, тагын язсын
Күрешергә исән-сау!
Мәтрүшкәләр, юкәләре,
Җиләкләре көтәдер...
Алар биргән шифа безне
Исән-имин йөртәдер.

3. Күңелләрдә сөю балкый
Кош сайраган тавыштан.
Йөгәмәш тау буйларында
Күпме ярлар табышкан.
Битләвендә ничә буын
Сызып узган сукмаклар...
Юксындырып, төшкә керә
Җанга якын бу яклар.

Кушымта:
Йөгәмәш тау, Йөгәмәш тау –
Безнең якта биек тау!
Язлар җиткәч, тагын язсын
Күрешергә исән-сау!
Мәтрүшкәләр, юкәләре,
Җиләкләре көтәдер...
Алар биргән шифа безне
Исән-имин йөртәдер.
8-9.01.2021.
https://www.youtube.com/watch?v=5JMGlA5rFfQ&feature=youtu.be