Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Язмыш кая язылган?

Дата написания: 
02 ноября 2017
Заметка: 

Барысы да Аллаһ кулында! Лә илаһи иллә Алла! (Бу сүзләр: “Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер илаһи зат юк” дигән тирән мәгънәне аңлата).

Инсур Мөсәнниф
Язмыш кая язылган?

Баштан үтте төрле вакыйгалар...
Кичтем утны, салкын суларны...
Бер-бер артлы узды айлар, еллар,
Сизмәдем дә гомер сулганны.

Язмыш микән шулай, ялгыш микән,
Чыгып булмый тормыш сазыннан...
Кешеләрнең, имеш, язмышлары
Маңгаена күктән язылган...

Көзге каршысына килеп басам...
Әмма минем маңгай чип-чиста!!!
(Ә баштагы барлык “бөек” уйлар
Сыеп бетәр кебек... “бер уч”ка).

Әмма язмыш бар(ы)бер кайларгадыр
Язылган бит инде, уйласаң!
Аны уч төбеннән укучы да бар...
Күп нәрсә, ди, анда, аңласаң...

Булыр, булыр... Дөнья хикмәтле ул...
Соң, минеке кайда сызылган?
Әллә минем язмыш (кичерегез!)...
Арткы шәрифкәме язылган?

(Ә анысы... байтак каеш, чыбык,
Ачы кычытканнар “татыган”...
Тормыш кичкәч, ансыз булмый инде...
Ярасыз түгел бит батыр да...)

Һәм терсәкне тешләп булмагандай,
Аны һич тә күреп булмыйдыр,
Кая гына барма, күләгәңдәй,
Бер адым да арттан калмыйдыр...

Дөнья, тормыш, ай-һай, аяусыз шул,
Булды типкәләнгән чагым да...
Шул сәбәпле, байтак кешеләргә
Булды үпкәләгән чагым да...

Гомер узды, тузды чабата да,
Хәят* чиге тора алдымда...
...И Аллаһы, кайда гына язма,
Кире кайтар аны тагын да!

* Хәят - тормыш, гомер кичерү.
2.11.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Язмыш кая язылган? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 197-198 бб.

Комментарии

Яхшы, шәп уйлар!..
Булдымы соң... туйлар?