Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яшьләр, өлкәннәр, хатыннар һәм ирләр турында эссе

Категория: 
Дата написания: 
07 апреля 2017

Яшьләр, өлкәннәр, хатыннар һәм ирләр турында эссе

Бәхәсләшергә икән, бәхәсләшергә... Чөнки хакыйкать бәхәстә туа. Хәер, бөек ирләрнең берсе «хакыйкать — шәрабтә» дисә дә...
...Зарланучылар, ай-hай, күбәйде дә инде. Кемдер властька зарлана, икенчеләре — яшьләргә, ә яшьләр — өлкәннәргә, әти-әнисенә, кайбер ирләр — хатыннарына, һәм иң гаҗәбе — барлык хатын-кызлар да диярлек — ирләренә! Хәтерегездәме, элек шундый җыр бар иде — «Как живете-можете, женщины-голубки?». Әгәр дә хәтерләмисез икән, кыскача эчтәлеген исегезгә төшерәм: «Әгәр дә ир начар икән, тирә-якта бар нәрсә кап-кара». «Ә әгәр дә ир яхшы булса?». «Ә әгәр дә ир яхшы булса... Ир яхшы булса... барыбер начар!!!». Менә шулай!

Ни өчен ир-егет читкә йөри?

Редакция почтасында бер хатын-кызның хаты бар, анда ул ирләргә зарлана, янәсе, өйдән чыгып китәргә генә торалар, игътибар бирмиләр, эчәләр, кыйныйлар, читкә йөриләр. Әйдәгез, читкә йөрү турында сөйләшик. Физиологияләре буенча хатын-кызлар бертөрле булса да, ни өчен ир-егет читкә йөри? Физиология буенча — әйе, ә менә холкы буенча... Бер үк хатын-кызда бер үк вакытта меңләгән вариацияләре белән флегматик та, холерик та, сангвиник та, меланхолик та булырга мөмкин. Туктагыз, әйдәгез, читкә йөрүгә әйләнеп кайтыйк. Хатын-кыз иренең ике-өч ел бергә яшәгәннән соң үзгәрүенә зарлана, ә кайчандыр, өйләнешкәнгә кадәр, янәсе, янында ничек бөтерелә иде... Әмма сез ул вакытны тәфсилләбрәк исегезгә төшерегез: үзегез аның белән очрашуларны ничек көтә, матурлана, бизәнә, киемнәрегез арасыннан иң яхшысын кия идегез... Ә кияүгә чыккач, бераз вакыт үткәч, иләсләндерү сәнгатен бөтенләй оныттыгыз. Аклану өчен сәбәпләр дә бар: йорт, хуҗалык, балалар, ир... Туктагыз. Яңадан иргә әйләнеп кайтыйк. Әйткәндәй, соңгы вакытта аның сезгә карата суынуын сизә башладым, дисезме? Читтә «башкасы» бардыр, дип шикләнәсезме?.. Бәлки бардыр да... Ә ни өчен? Бәлки аны анда һәрвакыт «тулы әзерлектә», елмаю, ымсындыргыч матур киенеп каршы алалардыр, ә сезнең кебек ертык, төсе уңып беткән, Сахалин уртавы сыярдай киңлектәге халатта түгел инде. Аны сез дә шулай ук каршылап карагыз.
Ирегез «кармактан» ычкынмасын өчен аңа хатын-кызда нәрсә охшаганын белергә тырышыгыз. Ә бу кыска (яки, киресенчә, озын) итәк, ачык муен, тирән изүле кофта һ.б. булырга мөмкин. Әйе, әйткәндәй, сезнең барыгызның да Фрейдны укыганыгыз бардыр (хатын-кызлар һәм ир-егетләр психологиясен яхшы белүче шундый кеше булган), чөнки хәзер хатын-кызларның 90%ы югары белемле. Яисә сез аны игътибарсыз укыгансыздыр. Яңадан укып чыгыгыз. Минемчә, сез «бернәрсә дә эшләмичә, бөтен Галәмне яулап алырга телисез». Алай булмый ул. «Тырышлык салмый буадан балык та тотып булмый» диме әле рус мәкале? Бигрәк тә гаилә бәхетен, ир мәхәббәтен һәм игътибарын.
Ир өчен һәрвакыт сөекле, җәлеп итүчән булып калу — сәнгать ул, моны мин уйлап чыгармадым. Һәм сез аны (сәнгатьне) оныткансыз. Бәлки ирегез түгел, үзегез гаепледер? Әйткәндәй, мине дә тирги башлаганчы («үзең шундый»), бер минут булса да уйлап карагыз...

Балалар — тормыш чәчкәләре. Энәле...

Ә хәзер балалар турында. Минем уйлавымча, баланың «яхшылыгы» яки «начарлыгы» гаиләгә бәйле. Бер мәктәптә дә укытучыларның укучыларын ямьсез сөйләшергә, урлашырга, сугышырга, эчәргә, тәмәке тартырга, наркотиклар кулланырга, ниһаять, законны бозарга өйрәткәннәрен ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Боларның барысын да ул гаиләсендә күрә һәм отып ала. Телевидение гаепле, диләр. Юк, монда да барыбер ата-аналар гаепле, чөнки экранда күрсәткән галәмәтләрнең кешеләрнең башын томалауга юнәлтелүен, аларның барысы да әкият, «башлары авыру» апа-абыйларның саташуы, шулай ук кешеләрне булган проблемалардан һ.б. читкә юнәлтү ысулларыннан берсе икәнен аңлата алмагансыз. Мисал кирәкме? Рәхим итегез. Мөгаен, экранда бер көнне бер шәһәрдә генә меңгә якын үтереш буладыр, мондыйны тормышта күргәнегез бармы? Бу саташу, курку хисе сеңдерергә тырышу түгелме?

Җаваплылык турында

Тагын бер күзәтү. Соңгы вакытта шундый нәрсәне модага алдык (бу гәзит материалларында күренә). Әгәр дә бала нинди дә булса начар гамәл кылса, «без — өлкәннәр гаепле!!!!!!!!» дип чаң сугабыз. Туктагыз әле, нинди өлкәннәр? Яшүсмернең үз башы юкмыни? Ничек кенә бар әле! Алай яшәве җиңел бит — нәрсә генә булса да, аны гаепле дип санамыйлар. Без аның кыланышлары өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз, менә ул аларны «тагын, тагын күп-күп-күп-күп-күп-күп-күп-күп тапкырлар» эшли... Чөнки, «Бриллиант кул» фильмындагы героиняның сүзләре буенча, «Ул гаепле түгел!!!». Җәмгыять, телевидение (өстәрәк кара), өлкәннәр, мәктәп, укытучылар, дуслар, начар компания, милиция (кая караган ул?) яки сөекле кыз, егет гаепле — тик ул гына түгел. Аның башына ана сөте белән үзенең кыланышлары өчен җаваплылык сеңдерергә кирәк — ул вакытта «...күп-күп тапкыр» булмас.

Аталар

Әтиләрне балаларны тәрбияләүдә, хуҗалыкны алып баруда катнашмауда, гаиләдә абруйлы роле булмауда гаеплиләр. Моның сәбәбе нидә? Гаилә проблемаларына, гаилә төшенчәсенең үзенә бер яклы гына якын килүдә. Һәм бу элекке еллардан ук килә. Үткән гасырның 30нчы-70нче елларындыгы теләсә кайсы басманы алыгыз һәм анда әтиләр, гомумән, ир-егетләр турында нинди яхшы сүз барлыгын эзләп карагыз. Кире нәрсә генә яки... бернәрсә дә юк. Гаиләдә хатын-кыз балаларны да тәрбияли, ул эштә дә алдынгы, ир-егет һөнәрләрен дә үзләштергән, ул — шофер, тракторчы, вахтер, шахтер, монтер, токарь, югары вольтлы электр линияләрен монтажлаучы, очучы, очучы-космонавт... — димәк, гаиләне ул ашата һәм киендерә, димәк, гаиләдә ул беренче кеше, «хакимият башлыгы». Без хатын-кызның абруен шулкадәр күтәрдек, ә ир-егетләр турында бөтенләй оныттык. Совет заманында шундый усал шаярту бар иде, янәсе, хәзер хатын-кыз һәм сыер пачутта (һәр гәзиттә сөт-товарлыклы фермалары турында 5-6 мәкалә, савучы, бозау караучыларның фотолары була иде), ә ирләр һәм атлар беркем дә түгел. Менә шулай җәмгыятьтәге үз статусына шундый мөнәсәбәтне күреп, ир-егетләр акрынлап арткы планга күчте, үз җилкәсеннән гаиләне карау, бала тәрбияләү буенча җаваплылыкны төшерде. Барысы да түгел, ләкин 70-80%ка якыны.

Ир-егетнең гаиләдәге роле хакында

Бу уңайдан бер очрак искә төште. Авылда бер гаилә яши иде — ир, хатын, балалар. Йорт төзи башладылар. Ир диләнкә алу хәстәрен күрде, башка ирләр белән урман кисте, алып кайтты, бура бурады, барлык түшәм һәм идән такталарын әзерләде, йортны күтәрде, тәрәзә, ишекләрен урнаштырды, мич чыгарды, веранда, баскыч, капка эшләде, койма тотты һ.б. Һәм бервакыт аның хатынының күрше хатыннар белән сөйләшүен ишеттем: «Өйне мин салдым...». Я Хода!.. Ялгыз хатынның берүзе генә йорт салганын беркайчан да күргәнем юк, бәлки бөтен Русия буенча 2-3 очрак бардыр. Йортны, гадәттә, ир булган гаиләләрдә салалар. Менә шулай.

Тематик еллар турында

Тагын. ООН, ЮНЕСКО буенча, Русиядә, безнең республикада һәр елга төрле исемнәр — Гаилә елы, Төзекләндерү елы, Сәламәт тормыш рәвеше елы, Ана елы, Наркоманиягә, эчкечелеккә һәм тәмәке тартуга каршы көрәш елы, ә тагын да Елкычылык елы, Дуңгызчылык елы (көлмәгез, үткән ел РФнең Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча шундый исем дә йөртте), Бака елы (!) — мин, беркатлы кеше, Ир-егетләр елын игълан итүләрен көтә башладым. Ләкин өметем бушка булды. Хәтта бу турыда нинди дә булса үзәк гәзиткә дә язасым килгән иде. Кире уйладым. Ни өченме? Үзегез төшенегез.
Имзам:
Психология-социология фәннәре докторы була алмаган Инсур абыегыз Шәңгәрәев.
«Яңавыл таңнары», 2008-84-85.