Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яшәеш хакында фәлсәфә*

Дата написания: 
08 декабря 1994
Заметка: 
Минем сәер шигырьләрем байтак... Менә шундыйлардан берсе... Җирле шагыйрь, прозаик, инде мәрхүм Данис Садриевка (1.01.1940-28.09.2007) ул ошамаган, миңа тәнкыйть сүзләрен белдергән иде. Әмма авылларда кадакланган китапларны берничә тапкыр очратырга туры килде... Шул очрактан, ачынып, шигырь туды. Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Яшәеш хакында фәлсәфә*

Патша җәяү йөри торган җир.
Ә каршыда – китап. Кадакта.
Яшәеш хакында фәлсәфә.
Җан асрыйбыз, сыгып кара тир, -
Уйланырга юк вакыт бу хакта.
Ярый юллар төшә бәдрәфкә.
...Менә тагын бер бит укылды,
Ертылды һәм... файдаланылды.
...Әйт, Кешелек, безгә ни булды?!
7-8.12.1994.
* Бу шигырьгә Әнис Шәймәрданов пародия язды (3-4.11.2017 елда). Аны "Критика. Отзывы" бүлегендә табарга мөмкин.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Яшәеш хакында фәлсәфә. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 14.03.1995, №31.
2) Мөсәнниф Инсур. Яшәеш хакында фәлсәфә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 96 б.