Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яшь чакта ни булмас...

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Колхозчыларның гомум җыелышы бара. Көн тәртибендә сораулар күп, барысы да тиз арада хәл итүне көтә. Халык үткен бит ул — тыюыңны да белми, сүз бирүеңне дә сорамый, мөнбәргә* менеп, үзенекен әйтеп калырга ашыга. Җитәкчеләрне тәнкыйтьләүдән дә курыкмыйлар хәзер. Турысын ярып салалар. Билгеле, моның президиумда утырган колхоз түрәләренә ошап бетмәгәне күренеп тора. Туры әйткән — туганына ярамаган, ди бит. Аннан, район вәкиле алдында да йөз кызара. Бернәрсә әйтми, чыраена бернәрсә чыгармый тыңлап кына утырса да, кешенең күңелендә нәрсә барын ничек беләсең? Бәлки, эндәшми-тынмый гына, хәтеренә салып барадыр. Ә соңыннан, берәр кирәкмәгән җирдә кинәт исенә төшерсә? Әнә шуларны уйлый колхоз идарәсе рәисе Чакчаков, вәкилгә сиздерми генә күз төшереп алып. Дөрес, хуҗалык аягын чак сөйрәп килгән юлчы белән бер, менә-менә хәлдән таеп егылам, таралам, дип тора. Шулай да... Әйтсеннәр иде үзенә генә, бүлмәсенә килеп. Анда ничек сөйләшергә белә ул, кәнишне, кара халык белән. Ә монда, кызарып-бүртенеп булса да, һәр әйткән сүзне кабул иткән булып утырмый чараң юк... Эх!.. Азындырдылар халыкны, йөгәнне бушаттылар... Үзгәртеп кору, яңарыш, дигәч тә, ул кадәр үк кирәкмәс иде... Хәзер пыр туздырып та булмый, шунда ук, тәнкыйть өчен эзәрлекли, дип, исем тагачаклар. Шуңа түзәсең инде, ни кыласың. Рәислектән берәр җылы, югарырак урынга алганчы.
Барысы өчен дә эләкте рәис Чакчаковка. Дөресрәге, барысы да булмаганы өчен. Рәис үзе дә аптырап китте: нинди генә «юк» юк икән колхоз авылларында. Кибет, клуб, балалар бакчасы, фельдшерлык пункты, мәктәп, юллар, күперләр, яхшы техника, җиһазлар, абзарлар, торак, башлы белгечләр... Саный китсәң, исең-акылың китәрлек... Анысына гына түзәр идең әле...
Инде бетте бугай, дип җиңел сулап куюы булды, Сафа картны: «Бар, бар, бер-ике сүз әйтеп төш», — дип, мөнбәргә таба этеп диярлек чыгардылар. Алай куян йөрәклеләрдән түгел ул, әле, килештереп, бераз ялындырасы, үз дәрәҗәсен күтәрәсе килә.
— Менә монда белгечләр җитми, дип сүз куерталар, — дип башлады ул чыгышын, мөнбәргә күкрәге белән ятып. — Юкмыни алар бездә? Нигә, кайда булганнар, ди, бар кадрлар. Тик укыган берсе йә башка җиргә китә, йә кире кайтмый. Илнең кайсы гына почмагында эшләми безнекеләр. Ә нигә сыеша алмый соң алар? Чөнки мондагылары тегеләрне үзләреннән акыллы булганнары өчен сыйдыра алмый. Әнә Чатан Мәһәди малае бер районда үзе хаким, үзе түш, ди. Нигә, ул үзебездә эшли алмас идемени? Эшләр иде. Тик ун ел элек китәргә мәҗбүр булды. Яхшы гына баш агроном булып эшләп йөри иде. Тагын күпме агрономнарыбыз, инженерларыбыз, техникум тәмамлаган егет-кызларыбыз читтә түрә булып йөри. Ә үзебездә өч яки сигез сыйныфлы «белгечләр» генә калган. Кайдан сөт, ит, икмәк булсын?! Кайтарырга кирәк аларны.
Аннан, кайбер чыгыш ясаучыларның яшьләргә таккан мөһеренә риза-бәхил түгелмен. Имеш, эш рәте белмиләр, алар болай, алар тегеләй, эчәләр, сугышалар, өйләнмиләр, йорт салмыйлар, ялкаулар, колхоз биргәнне көтеп яталар. Алай димәгез. Үзегезнең яшь чагыгызны оныттыгызмы әллә?! Кайсыгыз бүген урамда яисә мунчада яши? Тормыш өйрәтә ул, акылга да утырта, йортын да салдырта. Яшьләр булдыксыз, имеш, алар уенча. Кем белеп туган, ди, анасыннан туганда ук? Элек урамда эт сугарып йөргән күпме малай-шалай хәзер түрә булды. Соң, мисалга ерак йөрисе бармы? Менә, мәсәлән, әле пырзидиумда утырган үзебезнең рәис Малсызбайны алыйк. Чакчаковны әйтәм, әйе, Вафаичны. Мәктәптә дә гел «өчле»гә укыды, дәресләреннән качып, әрәмәлектә тәмәке тартып ятар иде. Егет чорына кергәч тә, аз елатмады авыл халкын. Әле эчсенме, әле сугышсынмы. Кыскасы, яшь чагында дүрәкнең дә дүрәге иде...
Сез бәлки хәтерләмисездер, ә мин онытмадым әле. Мәктәпне ничек кирәк алай бетергәч, Малсызбай шоферга укырга кергән иде. Остазы: «Шәмнең очкыны югалган, бар, шуны табып китер», — дигәч, бер ай эзләгән. Таба алмаган — куып чыгарганнар. Аннан, ир-егет савучылар хәрәкәте башланды берзаман. Андыйларны югары уку йортларына куш куллап алалар иде. Малсызбай да савучы булып килде. Мин фермада мөдир чак ул вакытта. Сыерны сул яктан саварга маташуын әйтмим әле. Ә менә үгезне саварга булгач, тегесе моны тибеп очырган. Шифаханәгә керсә керде, әмма менә дигән карахтеристика бирделәр, үзенә биография эшләде. Шуннан, уку йортына китәргә тиешле кәгазен дә алды. Әнә шулай зоотехник булган кеше ул. Ә хәзер менә рәис булып утыра. Тәк шту, сез яшьләрне хурларга ашыкмагыз әле, яшь чакта ни булмас, — дип чыгышын тәмамлады.
Йөздән артык кеше җыелган клуб аны гөрселдәтеп көлеп, кул чабып озатты. Тик нәрсә әйтте ул кадәр кеше көлдерерлек? Сафа карт, аңлый алмыйча, иңбашларын гына сикертеп куйды да, урынына юнәлде.
...Чакчаков, җир ярылса, һич икеләнми шул тишеккә кереп китәр иде. Тик кайда китәсең инде халык күзеннән?
* Мөнбәр - (рус.) трибуна.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яшь чакта ни булмас... Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, "Китап", 1999, 191-194 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Яшь чакта ни булмас. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 80-82 бб.