Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яралы йөрәк (Йөрәк ярасы)

Дата написания: 
07 мая 2018

Инсур Мөсәнниф
Яралы йөрәк

Күрәсезме, дуслар,
Хәтта очар кошлар
Парлап сайрый парлы тирәктә!
Сайрауларын тыңлап,
Һаман сине уйлап,
Чыдап булмый янган йөрәккә!

Тик кайчакта нигә
Тирәк ава җиргә,
Ятим итеп парын гомергә?
Аны утка салгач,
Ялкын ялмап алгач,
Кала йөрәк шулчак күмергә.

Калсаң шулай ялгыз,
Сыный сине язмыш –
Каршы җилләр суга йөзеңә...
Әрнесә дә яра,
Түзәргә тик кала,
Ачы яшьләр тула күземә...

Ә кайчакта кошкай
Төшә җиргә таштай,
Гомеркәе беткән, күрәсең...
Ярылмаса йөрәк,
Өзелсә дә үзәк,
Сагышларга әрнеп түзәсең!

Әйтерсең лә, елый,
Ятим кошкай сайрый
Бер ялгызы ялгыз тирәктә!
Күңелемнән ташкан
Моңлы җырдан башка
Дәвалар юк янган йөрәккә!

Бирсен Ходай гомер,
Калмасын тик күмер,
Кызганмасын тормыш назларын!
Югалмагыз, ярлар,
Айрылмагыз, парлар,
Өмет тулы килсен язларың!
5-13.05.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Йөрәк ярасы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 249-250 бб.