Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Янга калдыр-калдырма...

Дата написания: 
27 мая 2002
Заметка: 

Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Янга калдыр-калдырма...
Хикәя

Кибеткә барып килергә булдым. Өйдә авызга кабарга бер тәгам ризык юк. Кунак-мазар килсә, өстәлгә утыртырга бер «акбаш» та комачауламас иде... Әтү, мин сиңайтим, кеше алдында бөтенләй оят. Кесәдә алтмыш сум гына акча бар инде барлыкка. Ә бит әле тагын унбиш көн яшәргә кирәк. Әй, чүрт с ним, бу дөньяда бер генә яшибез. Яшәгәч, кәрүл кебек яшәргә кирәк.
Кибеткә кердем. Биш сумга икмәк, ун сумга чәй, өч сумга тоз, бер сумга шырпы алдым. Сөт алырга уйлаган идем дә... Ярый, ансыз да яшәп торырмын. Җиде сум булса да, янга калсын. Саклаганның ашы ятар, сакламаганның башы ятар, дип дәү әни белми әйтмәгәндер. Киттем аракы кибетенә. Йа, Ходай, ниндиләре генә юк!.. Тәк, күпме акчам калды әле? Әhә, кырык җиде сум. Тик... бер шешә аракы илле сум тора шул. Ярый, бәләкәче, «чәки» дип йөртелгәне дә җитеп торыр. Ыhым... Тукта әле, нигә hәр килеп кергән кешене мин сыйларга тиеш? Пүс, үзләре алып керсен! Менә шулай! Аннан утыз сум акча да янга калыр... Колбаса күпме тора икән? Оhо! «Оhо!» дип әйтерлеге бар икән шул. Килосы йөз илле диме?! «Менә арзанрагы бар? Ничә сум? Туксан биш?! Тәк, тәк... Миңа бер кило ук кирәкми. Биш йөз грамм да җитә...». Әх, әттәгенәсе, кесәдә 47 тәңкә генә акчаң калганын оныттыңмыни? Ярый, колбаса ашамый да торырмын, аннан 45 тәңкә янга да калыр... Башка кибетләргә дә кердем. Тик май да (65 сум), ит тә (60), токмач та (15), алма да (30), кер юу порошогы да (20), теш тастасы (10) белән щеткасы да (15), сабын да (7), костюм да (2000), аяк киеме дә (450) алмадым hәм җәмгысе 2754 сумымны янга калдырдым! Күпме акча янга калдыруыма чиксез сөенә-сөенә, болай булса, ким дигәндә, бер айда чит ил машинасы сатып алу өчен акча җыю турында татлы-матур хыяллар белән, буш диярлек кул букчамны селти-селти, үз алдыма елмаеп, үземнең шундый акыллы, зирәк (ә «лопушок» түгел), сакчыл, түземле булуыма сокланып, өйгә кайтып киттем.
Тик... өйгә кайткач, кесәне карасам... Күпме акча янга калдырдым, ә барыбер... кырык җиде сум гына акчам бар. Ә бит миңа әле тагын 14 көн яшәргә кирәк! Yәт син аны, оятсызларны, күпме генә янга калдырма, күрәләтә талыйлар бит, әй!
22-27 май, 2002 ел.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур???? Янга калдыр-калдырма... Хикәя. "Яңавыл таңнары", 2004, №39.
432) Мөсәнниф Инсур. Янга калдыр-калдырма... Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 19-20 бб.