Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яңа су анасы

Дата написания: 
16 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Яңа су анасы
Буйдак авыл егете авызыннан
Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына ияреп
Поэма

I

Җәйге көн. Эссе, чыдап булмый. Елга буйга төшеп,
Су коеныйм әле ичмасам, өйдә ятмыйм, сөрсеп.

Чишенеп, тизрәк суга чумдым, киң колачлап йөздем,
Мине күреп, кояш көләдер, иркәлидер йөзем.

Төпкә чумып, кабырчык алып чыгам, сувенир, дип.
Алып кайтсам әгәр, бердәнбер энем сөенер, дип.

Шул рәвешле ярты сәгатьләп уйнап, дулкын яргач,
Барлык тирне юып төшереп, арыгач һәм талгач,

Киемне җилкә аша салып, өйгә дип юл алдым.
Басма янына җитәрәк, шул яккарак күз салдым...

Авып китә яздым артыма, валлаһидыр, икмәк!
Утырадыр анда бер сылу: ул аяклар, күкрәк!

Чәч, кашы кап-кара, ә күзе нурлар чәчәме ни;
Иреннәре, аһ, иреннәре алсу чияме ни!

(Тик мин алтын тарак күрмәдем, бармы, юкмы, белмим,
Тарак кайгысымы ни монда... Хәтта ки селкенмим!).

Кояшта чагылып, җемелди энҗе су тамчысы...
Гашыйк булдым шунда ук, кая димче һәм яучысы?!

Тын да алмыйча торам, куркып, күрә күрмәсен, дип,
Күргәнемне күреп, я Хода, өркә күрмәсен, дип!

Күзне шар ачып, өнме бу, дип, торам куркып басып,
Елга ярындагы куе тал, агачларга посып.

Менә кызый күлмәген салды (йөрәк, бахыр, чыда!),
Чәчен тарап тормады, суга керә акрын гына...

Китте йөзеп сылу, аккошмы ни... Ары... ары йөзде,
Үзем дә аңламыйм, артыннан чуммый ничек түздем!

(Ничек түздем, дигән булам, ә үзем гомер буе
Кызларга сүз кушарга котым очып, суздым туем...)

Шым басып, акрын гына килдем, кердем мин басмага,
Кыз салган, ахры, бар киемен — ята аяк аста!

Тукта әле минәйтәм, юри шаяртыйм бу сылуны,
Ярдәмләшмәсме танышуның нәкъ шушы ысулы...

Я Хода, кичер, дип, карандым як-ягыма шыпырт...
...Киемнәрне алып, авылга, өйгә карап сыпырт!

Уң-сулны күрми-белештерми, чабуымны беләм ,
Нигә икәнен белмим, әмма качуымны беләм.

Әйләнеп карасам, ни күрим – артымнан бастыра,
Йөгерә-атлый куа кызый, нәкъ Су анасыдай!

Үзе кычкыра: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, карак!
Ник алдың минем киемне?! Юк анда алтын тарак!»

Мин – йөгерәм, ул – куа, кызый куадыр – мин чабам;
Ярый моны кеше күрми, шул яхшы, дип куанам.

Шул рәвешле куышып, җиттек авылга. Бөтен эт
Өреп чыкты “һау-һау”лап, әллә күреп, әллә белеп!

Кызый эттән курка, күрәсең, туктап калды бахыр;
Бераз торгач, елап, елгага таба китте ахыр!

Инде уйлыйм, киемен әллә илтеп бирим микән,
Шаяртуын шаярттым, тик кыз өшеп йөрми микән?..

Киемен нигә алдым, димен, соң, шаяртсаң да бит,
Шаярт уйлап: киеменә каз боты* яса да, кит...

Өйгә кайттым да: «Әни, юлда кием таптым! – дидем, –
Ташлап булмый бит, менә өйгә алып кайттым”, – дидем.

Бу сүзләрне тыңлагач, алды киемнәрне әни;
Әйләндереп карап, үзе уйлый эченнән әллә ни...

II

...Инде кич тә җитте. Арыткан. Йокларга дип яттым;
Төнлә бераз салкынча икән – өскә юрган яптым.

Тик, борсаланып, һаман йоклап китә алмый ятам;
Кинәт... “шык!” та “шык!” – кемдер тәрәз кага урам яктан!

Мин ятам куркып, башымда уй: “Полиция килде мәллә?”.
Тавышка торды әни (үзе укына: “Ләхәүлә!”):

– Кояш баткач, йокламый, борчып, кем йөри вакытсыз?
Кем син? Көндез килсәң булмыймы? Ни кирәк, и котсыз!

– Кунак кызы мин, бая көндез улың киемемне
Алып качты бит су буеннан, әллә юләр инде!

Ай яктысы яп-якты! Посып, тәрәзәгә карыйм;
Кызарам үзем оятымнан, инде кая качыйм?

Ә ул һаман шакый тын гына, үзе калтырана;
Инде миңа ни эшләргә соң, тәмам аптыраган...

Әнкәем киемнәрен җәһәт эзләп табып алып,
“И балакаем, кер!” – диде, тиз генә ишек ачып...

Киенде дә кызый... чигәмә чалтыратты берне!
Чалтыратты да... миңа карап, чылтыратып көлде.

Тынычлангач, әни и сүкте, тиргәде соң мине!
“И сантый, – диде, – кайчан гына өйләнәсең инде!”

...Шаяртмый башладым кызларны шуннан бирле... Соңрак
Өйләндем мин “Су анасы”на – хуш, бәхил бул, буйдак!

Басмага барып утырабыз, балаларны алып,
Су чәчрәтәбез, коенабыз, уйнап һәм шаярып!

...Сөйләсә дә әкият күпме генә кара халык,
Янәсе, су анасы – ярты кеше, ярты балык,

Киңәшем шул, сезгә, егетләр, һич тә ышанмагыз!
Ә өйләнә калсагыз инде – һич тә уфтанмассыз!

*Каз боты ясау – су коенганда кемнеңдер киемен (җиңен, балагын, итәген) төенләп кую.
14-16.04.2018.

Добавить комментарий