Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ямьсезләрне кемнәр пар итәр?

Дата написания: 
11 апреля 2018
Заметка: 

Эчтәлеге шушыңа охшаш шигырьләргә кушылып язылган юллар. Мисалга:

...Чибәрләрне чибәр яратыр,
Сөю урманына каратыр,
Моңсуланып калган ялгызларга
Бәхет җибен кемнәр таратыр?
Ирек Галин, "Ялгызларны кемнәр яратыр?"

Инсур Мөсәнниф
Ямьсезләрне кемнәр пар итәр?

Чибәрләрне сөя барысы…
Матурлыгы җәлеп итәдер.
Тик аларны, гүзәл булса да,
Төрле-төрле язмыш көтәдер...

Ни булса да, алар барыбер
Азмы-күпме бәхет кичерә...
Ә ямьсезләр кемне көтә икән
Һәр фасылның айлы кичендә?

Ямьсезләрне кемнәр пар итәр,
Кайгы-хәсрәтләрен таратып;
Йомшак чәчкәйләрен чуалтып,
Таңнарда: “Иркәм”, – дип уятып?

Ямьле булсын өчен дөньялар,
Ямьсезләр дә яши яр көтеп,
Җырлап үтү өчен гомерне,
Алар да бит зарыга, пар көтеп...

Бәхет артсын бу Җир йөзендә,
Моң-зарлар күп инде, зар җитәр...
Беркем зарыкмасын, И Ходаем,
Ямьсез, димә, аңа яр җибәр...

Насыйп ярсыз кеше булмый ул,
Ямьсез-чибәрлеген оныт та,
Парлы үтсен гомер юллары –
Беркемне дә, зинһар, елатма...
20.08.2017-11.04.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ямьсезләрне кемнәр пар итәр? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 194-195 бб.