Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Вөҗдан газабы

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Вөҗдан газабы
Хикәя

«Гали карт каты авырый икән, озакка бармас, ахры», — дип ишеткән иде Гыйлаҗ. Дөрес хәбәр булып чыкты. Әле генә оныгы килеп:
— Сине картәти чакыра, — дип әйтеп китте.
Яшь чакларында Гали белән Гыйлаҗ дус булып йөрсә дә, соңыннан аларның арасы суынды, дөресрәге, Гали читләште бугай. Соңгы вакытларда, очрашсалар да, исәнлек-саулык сорашудан узмыйлар иде.
...Гыйлаҗ карт барып кергәндә өйдә Гали белән аның хатыны Талигадан башка кеше юк, Гали түрдә, биек итеп салынган түшәк өстендә ята иде. Аның хәлсез, кан әсәре калмаган куллары аз гына калтырыйлар. Гыйлаҗ Талига белән баш кагып кына исәнләште дә, түргә үтте. Аңардан күзен алмаган Гали, «утыр», дип ымлады. Гыйлаҗны аның күзләре гаҗәпләндерде: алар, туры карарга курыккандай, бер әйбердән икенчесенә күчеп йөри һәм Галинең бары тик күзләре генә яшидер, ә калган әгъзалары җансыздыр кебек тоела иде.
Гыйлаҗ авыруның аяк очына, карават янына куелган урындыкка сак кына килеп утырды. Галинең ябыккан, күзләре эчкә баткан, ияге очлаеп калган йөзенә карагач, күңеле кызгану хисе белән тулды, тамагына төер утырды.
— Бирешкәнсең, кордаш, бирешкәнсең, — диде ул карлыгып киткән тавыш белән. Тик Гали аның сүзләрен ишетмәде, ахры.
— Нигә чакыртты икән... бу, дип аптырама. Хәзер аңлатам, — дип сүз башлады ул. Аның тавышы гыжылдап чыга, бер сүз әйткән саен диярлек туктап хәл ала. — Ничә ел күңелемдә... йөрттем. Онытырмын дидем — онытылмый икән. Ә хәзер түзәрлегем калмады, үзем белән гүргә алып китәсем килми... Синең хөкемгә тапшырам, чөнки сиңа кагыла ул. Тыңла, ни әйтсәң дә, ни генә дисәң дә — синең ихтыярда...
Ул туктап хәл алды да, сөйли башлады.
— Тик син мине бүлдермә, сөйләп бетергәнне көт. Дөнья хәлен белеп булмый...
...Смоленск дигән кала янында әсиргә төшкәннән соң безне бер лагерьдан икенче лагерьга йөрттеләр. Берсендә озак кына тордык. Немецның безне бушка ашатырга исәбе юк иде, станциягә, Германиягә озатыр өчен, агач төяргә йөртәләр. Иртәннән алып караңгы төшкәнгә кадәр эшләтәләр. Лагерьга йокларга гына алып кайталар.
Бер көнне авырып егылдым. Авыруларны эшкә алмыйлар иде, берничә кеше каты сәкедә аунап калдык. Көндез, азрак хәл кергән кебек булгач, барактан тышка чыктым да, сакланып кына аның ышыграк дивары буйлап киттем. Саклануның сәбәбе шул: көндез әсирләр эштә, сакчылар лагерь буйлап аяк өсте йөргән әсирне күреп калсалар, манарадан ут ачалар. Кызык өчен. Сиңа сөйләп торасы юк инде, үзеңнең башыңнан кичкән.
Шулай бер барак янында җирдә яткан әсиргә тап булдым. Аның яңа дип әйтерлек итеге белән шинеленә күзем төште. Ә әсирдә җан әсәре юк диярлек. Йөзен сакал баскан, үзе тире дә сөяк кенә калган. «Озакка чыдамас, барыбер үләр», — дип уйладым да, итеге белән шинелен салдырып алдым. Борылып китим, дигәндә, аның йөзе миңа таныш сыман тоелды. Ныклап күз салгач, таныдым мин аны. Ул — син идең...
Гыйлаҗ сискәнеп китте, тураеп утырды. Аның күзләре Галигә кадалды.
— ...Тик синдә яшәү чаткылары бик аз калган иде бит. «Барыбер үләчәк», дип уйлап, үз барагыма кире борылдым. Ә икенче көнне безне тагын икенче урынга күчерделәр...
Гыйлаҗ аны, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, зур авырлык белән тыңлап утырды. Гыжылдаган тавыш һаман тынмады:
— Монда кайтып, синең исән-сау икәнеңне ишеткәч, нәрсә эшләргә дә белмәдем. Төннәрен саташып, сикереп тора идем... Ә шинелең белән итегеңне чыгарып ташларга да, юк итәргә дә кулым бармады, нидер тотты. Бүгенге көнгә кадәр сакладым...
Аның тавышы яңадан өзек-өзек чыга башлады:
— Бәхиллегеңне бир миңа... Тынычлап үлим... Беләм, изге күңелле кеше син... Әнә, теге елны авылда янгын чыгып, алты йорт янып киткәч, үзеңнең яңа бураңны җиде балалы Нәҗметдингә биргәнеңне халык һаман онытмый... Бир бәхиллегеңне... Итегең белән шинелең чормада... Ал шуларны... Алмасаң, каберемдә дә тынычлык булмаячак миңа...
Гали сөйләгәндә ниләр генә үтмәде Гыйлаҗ картның башыннан. Күзләре җаны менә-менә чыгам дип торган Галидә булса, уйлары ерак иде аның. Моннан кырык ел элек үткән хәлләрне тагын да исенә төшереп, җаны дертләп китте.
...Әйе, булды андый хәл. Концлагерьда таралган ниндидер чир аны да аяктан еккан иде. Баракның тынчу һавасына чыдар әмәле калмагач, шуышып булса да, барак алдына чыкты. Тик салкын, ачлык, авыру үз эшен эшләгән, кире керерлек хәле калмаган, аңын җуеп, ятып калган. Әнә шунда Гали аңа юлыккандыр да инде. Тик Гыйлаҗның әҗәле җитмәгән булган, күрәсең... Күпме яткандыр, мәетләрне җыеп йөрүче әсирләр командасы, аңа тап булып, әле җаны бар икәнен күреп, шифаханә сыман урынга илтеп куйган. Кешене, җаны була торып, җиргә күмеп булмый бит инде... Ә Гыйлаҗның эчәсе суы бетмәгәч, туган иленә әйләнеп кайтты, балаларын аякка бастырды, кеше итте...
...Юк, бер сүз әйтә алмады Гыйлаҗ. Кирәкмәс иде Галигә моны сөйләргә... Үзенә дә, Гыйлаҗга дә җиңелрәк булыр иде... Гыйлаҗ акрын гына урыныннан торды да, Галигә күтәрелеп карый алмыйча, ишеккә юнәлде. Ишек тоткасына үрелгәч, туктап нидер әйтергә уйлаган иде дә, аяклары тыңламады. Түшәктә яткан бу кеше белән бер һаваны сулар хәле калмаган, аңа монда һава җитми иде.
Аны, көчсезлегеннән куз кебек янган күзләр, әле һаман өметен өзми, нидер көткән килеш, озатып калдылар...
...Гали карт үлеп күпмедер вакыт узгач, нәрсәдер эзләп чормага менгән оныгы, шинель белән итекне табып, дәү әтиемнең сугышта йөргән киемнәре, дип, аларны мәктәп музеена илтеп тапшырды.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Гәли менән Гиләж. Хикәйә. "Йәш көстәр" альманахы. Шигырзар, хикәйәләр. Башкортостан китап нәшриәте, 1989, 207-210 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Вөждан газабы. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 70-74 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Вөҗдан газабы. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 142-144 бб.