Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Уйла, татар баласы

Дата написания: 
18 апреля 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Уйла, татар баласы

“Җырларың күп синең, моңнарың күп,
Әйдә, җырла, башкортның баласы!”
“Урал” башкорт халык җыры.

Моңнарың күп, зарларың күп,
Моңлан, татар баласы.

Көйләрең күп, җырларың күп,
Җырла, татар баласы.

Гармуның бар, тальяның бар,
Уйна, татар баласы.

Хәсрәтең күп, уйларың күп,
Уйла, татар баласы.

Җырла,
Уйна,
Моңлан,
Уйла,
Кайда рухың кыйбласы?
Кем адашкан, иманына
Кайсы юлдан кайтасы?
Мүкле татар җаннарына
Юлны кайдан табасы?
Тәре үскән юлларына...
Суга төшкән балтасы...
Ерак әле кайтасы.
Акыл һәм җан арасы.
...Сызлый җаным ярасы...
17-18.04.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Уйла, татар баласы. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 10-11 бит.
2) Шәңгәрәев Инсур. Уйла, татар баласы! Шигырь. "Ватаным Татарстан", 1.02.1997, №22.
3) Мөсәнниф Инсур. Уйла, татар баласы. Шигырь. "Яңарыш" (Удмуртия), 31.05.2002, №23.
4) Мөсәнниф Инсур. Уйла, татар баласы. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 3.08.2002, №90.
5) Мөсәнниф Инсур. Уйла, татар баласы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 109 б.