Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Уянам да, куанам!

Дата написания: 
16 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф
Уянам да, куанам!

Мендәремне әвеш-тәвеш итәм,
Мин йокларга инде җыендым...
Алдашуны белмим, әйтәм инде:
Көне буе ыгы-зыгы килеп,
Мин, дусларым, Сездән арыдым...

Арыймын да... тагын иртән кабат
Барыгызны сагынып уянам...
Һәммәгез дә исән икән әле, диеп,
Башым күккә тиеп, куанам!..

И Аллаһым, сиңа бер үтенеч,
Күрмәсәмче шундый кайгылар:
Мин дусларны түгел (күтәралмам),
Алар мине гүргә салсыннар...
...Кайчак,
саг(ы)нып,
искә
алсыннар...
15-16.02.2021.