Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Үсентеләр

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Үсентеләр
Хикәя

Урамда бер малайның үзеннән кече икенче малайны төртеп екканын күреп калдым. Яннарына бардым да, егылган малайга торырга ярдәмләшкәч, зурысыннан сорадым:
— Нигә син үзеңнән бәләкәйләрне кыерсытасың? Алай эшләү начарлык икәнен беләсеңдер бит?
Малай күзләремә куркусыз карады да, мин юатып торган малайга усал күз карашын төшереп алып:
— Ә аның әтисе начар, — дип әйтеп салды.
— Әтисе өчен аны кыерсыталар, диме? Аның ни гаебе бар?
— Ә ул да әтисенә охшаган. Әнием әйтә: «Алма агачыннан ерак төшми ул», — ди.
Мин аңа текләбрәк карадым. Ә ул күзләрен читкә алмады. Туп-туры карап тора.
— Әтисе нинди начарлык эшләде соң?
— Безнең йорт алдында үсеп утырган агачны, машина белән йөрергә комачаулый, дип, кисеп ташлады. Ә ул, — әңгәмәдәшем минем янда шым гына борын тартып басып торган малайга төртеп күрсәтте, — әтисен яклый. Сезнең машинагыз юк, шуңа ачуың килә, ди. Бик исем китте. Үзем агач утыртырга булган идем дә, үсенте генә таба алмадым. Ә ул кайда барын беләм, тик сиңа әйтмим, ди.
Нәрсә дип сүзне дәвам итәргә дә белми, аптырап калдым.
— Башкача бәләкәйләрне кыерсытма, ярыймы? — диюдән уза алмыйча, аның башыннан сыйпадым да, китәргә урынымнан кузгалдым. Шулай да, начар әтиле малайга, борылып:
— Ә син әйт. Икегез утыртыгыз. Берне генә түгел, ә күп итеп, — дидем.
Алар икесе дә минем арттан карап калдылар.
Юк, шикләнмим: яхшы кешеләр булып үсәр алар. Тик теге малайның әтисе агачны кискәндә нәрсә уйлады икән? Үзенең улы барын онытты, аның карап торуын күрмәдеме, әллә бу хакта уйламады да микән?

Кайда, кайчан басылган:

1) Шәңгәрәев И. Үсентеләр. Хикәйә. "Таң" (Бөрйән РГ), 7 октябрь, 1985, №133.
2) Мөсәнниф Инсур. Үсентеләр. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 106-107 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Үсентеләр. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 49-50 бб.