Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Урмания фаҗигасы

Дата написания: 
29 февраля 2020
Заметка: 

Аллегория

Инсур Мөсәнниф
Урмания фаҗигасы
Хикәя

Дөньяның астын өскә китергән бәла көтмәгән яктан килде...
...Офыкта гына түгел, барлык күк йөзенә яктылык иңә башлады, димәк, иртәнге дүрт сәгать тирәсе бардыр. Моны иң тәүгеләрдән булып кошлар сизеп алды, төрле куакларда оя корган, моңа кадәр ара-тирә саташып кына тавыш биреп куйган җырчы кошлар дәррәү уянды, барлык тирә-якны яңгыратып, чут-чут сайрый башлады һәм Урмания (Урман өе дә диләр) дәүләтен йокыдан уятты, аякка бастырды. Тиздән барлык тереклеккә җан биргән Кояш чыгар, яфраклардагы, җирдәге, үлән-чәчәкләрдәге көмештәй саф чык тамчыларын киптерер. Урмания үзенә генә билгеле кануннары буенча яшәвен, үсүен дәвам итәр. Дөрес, җайга салынган тормышны бозучы бәлаләр дә туа, әмма алар уза, онытыла иде.
Мисалга, яз җитсә, кар эреп бетү белән Урманиянең Каеннар биләмәсен бәла баса. Каен суы алабыз, дип, машинада ике аяклы затлар килеп чыга башлый, алар үзләрен кеше, яки адәм, бәндә дип атый, каеннар кебек, һәрберсенең аерым исеме дә бар. Кычкырышып, зык кубып, агачлар арасында чабыша башлыйлар. Хәер, ялгыз йөрүчеләр күбрәк. Ярый, кайсы борау тотып килә, дистәләгән, ике дистәләгән каеннарның кәүсәсен тишкәләп, ак каннарын агыза башлыйлар, тәмләп карыйлар да:
– Шикәр өстәсәң, менә дигән эчемлек булачак, – дип сөйләнәләр. Әмма арада аеруча канечкечләре, кабахәтләре күбрәк – балта дигән үткен корал тотып киләләр, кирәкме, кирәкмиме, кәүсәләрен чапкалый башлыйлар. Каеннарның каны, савытка караганда, күбрәк Җиргә ага...
Аеруча читтә, аерым үскән каеннар зыян күрә. Аерылып торганнарны, алга чыкканнарны һәрчак шулай кыерсыталар инде... Тынгы бирмиләр... Аларның язмышы башкачарак – аянычрак... Каен суы яратучыларның урман эченә керергә ялкаулыклары килә, һәм алар – алгы сафта торганнар – үзләренең гомере хакына иптәш-ырудашларын бәла-казадан саклый булып чыга... Каен каны аккан арада, җиргә җәймә җәеп, ашарга да утыралар, һәрчак шешәдә каеннар каны кебек ак сыекча да алып киләләр, аны кечкенә түгәрәк савытка салып, бер-берсенә сәламәтлек теләп, “аһ” та “ух” килеп, тешләре ыржаеп торган зур авызларына салалар. Соңрак кайберсен машиналарына күтәреп салып алып кайтып китәләр. Кайчак, кулларына пычак-балта, күсәк тотып, бер-берсенә дә ташланалар, инде җиргә ак түгел, ә кара кан ага...
Аннары җәй уртасы җитә... Инде миндек сындырабыз, дип килеп тулалар. Болары инде каен канын яратучылардан йөз, мең тапкыр вәхширәк! Бу вакытта бары тик яшь-җилкенчәк кенә зыян күрә – түбәндәге ботакларын сындыралар, мәһабәт, киң ябалдашлы агачлар каршында кәрлә кебек кыска булганлыктан, буйлары җитмәсә, маймыл кебек сикереп үрелеп, җиргә ияләр, ботарлыйлар. Балакайлар шулай мәңгелеккә гарип-гораба булып кала, яшьлектә кичергән вәхшәтлек гомер буена төшләренә кереп интектерә, төннәрен сискәндереп уята... Язгы кебек, аеруча кабахәтләре дә очрый – балта белән төбеннән чабып, аударалар. Яшь каен кызларының, егетләренең, хәтта сабый гына үсентеләрнең әрнеп кычкыруыннан, өзгәләнүеннән, ыңгырашуыннан бар Урман иле тетрәнеп тора. Ә адәм балалары саңгырау, моны ишетмиләр дә... Хәер, алар бер-берсен дә ишетмиләр, тыңламыйлар, һәрберсе үзен генә белә, үз кайгысы гына кайгы, үз зары гына зар, үз сүзен генә сүз итәсе, башкаларны буйсындырасы килә... Бала-чагаларын да ияртәләр. Алары исә мондый вәхшәтне шулай тиеш дип кабул итә, ә үсеп җиткәч, картайган ата-аналарын алыштыралар, хәтта алардан да явызракка әвереләләр. Инде менә ничәмә йөз еллар шулай...
Урмания ничә гасырлар буе үсте, ныгыды, тирә-якка орлыгын чәчеп, биләмәләрен киңәйтте... Каеннар арасында гына түгел, аерым җир биләмәләрендә үрчегән башка бик күп агачлар да – чыршы, нарат, имән, чаган, элмә, юкә һәм башкалар бар. Алар да үз кануннары буенча үсте, таралыш алды. Дөрес, араларында төрле холык-фигыльлеләре бар. Мисалга, усаклар... Аз гына җил истеме, шунда ук яфраклары, лепердәп, калтырана башлый, тирә-якта зур шау-шу куба. Колаклар тонып бетә. Үзара гына талашсалар бер хәл иде, тик башкаларны да үз низагларына тарталар, тавыш тагын арта... Ара-тирә, каеннар кебек үк, аларны да кисеп, машинага төяп алып китәләр, мунча салабыз, диләр. Хәер, бу яклап, ак, кара чыршылар, наратлар бихисап, кайчак төзәтә алмаслык югалту кичерә. Иң төзләрен, озын-юаннарын гына кисәләр, шунлыктан алар арасында гарип-горәбәләр елдан-ел ишәя...
...Көз җитте. Тагын адәмнәр барлыкка килде, инде төрле җимеш – чикләвек, шомырт, миләш, балан җыябыз дип мәш килделәр. Ярый, җыйсыннар, Урмания бу чорда артык зыян күрми, араларында рәхим-шәфкатьлеләре күбрәк, ботакларны ботарлаучы ач күзләр – комсызлар сирәк очрый. Кешеләр үзләре дә:
– Табигать биргән барлык нәрсә – дару бит ул, – әңгәмә кордылар.
...Тиздән агачлар көзге чорга ныклап әзерләнә башлады. Буй җиткереп, нәсел бирергә сәләтлеләре орлыкларын сипте, алар мәңгелек юлдашлары, теләктәшләре һәм дуслары – талгын я җиләс, давыллы я гарасатлы Җилләр белән ерак-еракка таралды, хәтта очты... Кемнең язмышы шундый – язын шытып чыгар, яңа нәсел-буын бирер. Юк икән, эзсез югалырлар – я сулар белән еракка агып китәрләр, я кошлар ризыгына әверелерләр... Каеннар һәм башка агачларның яфраклары төрле-төрле искиткеч матур төсләргә манылды, ара-тирә килеп чыккан кешеләр “алтын көз” дип сокланды, кулларына тоткан аппаратлары “чырт-чырт” итте, үзләре:
– Истәлеккә булыр, – дип шаулаштылар.
Тик тиздән агачларның киеме җиргә шуып төште, барлык ботаклары ялангач калды. Әмма бу һич тә куркыныч түгел – алар чыдам, аларны Күк һәм Җир Алласы шулай яраткан. Яфраклары да, салкыннан сакларга дип, кәүсәләре төбенә тыгыз булып ятты. Язга көч җыярлар, янә яфрак ярырлар, кемнең язмышы шундый – чәчәк атарлар, җимеш бирерләр...
Кар төште, бураннар чыкты, яхшы, бер кайгысыз тормыш эзләп, җылы якка очмаган кошларның тизәге җиргә төшкәнче туңган зәмһәрир салкыннар да булып алды. Язга кадәр бәндәләр дә югалды. Хәер, аларның үзләрен аучы дип атаганнары да бар әле. Тирән кар өстеннән кыска, әмма шома тактадан эшләгән, үзләре чаңгы дип атаган нәрсә киеп, әллә ни авырлыксыз үтәргә өйрәнгәннәр, имеш. Аркаларына мылтык дип аталган утлы корал (анысы колак тондырып шартлый!) асып, узып китәләр. Яшь үсентеләрнең дошманнары дияргә дә мөмкин, куяннарны атып егалар. (Дөресен әйткәндә, бу кыска койрыклар әллә ни зыян да салмый, агачлар аларга тукланырга, димәк, яшәргә мөмкинлек бирә. Агачларга да кемдер булыша бит – Кояш нурын сибә, яңгырлар дымга туендыра, шаян Җил яфрак-чәчләрен тарый, корыган ботакларын җиргә бәреп төшерә...). Әмма куяннар гына түгел, аюлар, бүреләр, төлкеләр дә, хәер, урманда дүрт аякта чабып йөргән, күктә кыю очкан, Урмания елга-күлләрендә йөзгән барлык тереклек, киек, кошлар да алар корбанына әверелә. Әмма иң кызганычы – урман сыерлары. Аларны, хәтта балаларын да кызганып тормыйча, куалап атып үтерәләр! Моны һәрчак күмәкләп, бүреләрчә башкаралар, берничә центнер торган түшкәне алып китү бердәм көч сорый.
– Берне атарга лицензия бар бит, әйдә, икене “егабыз”, кем тикшерә аны, тикшерсә дә, килешербез, өлеш чыгарырбыз, барысы да үзебезнең кешеләр бит, – дигән сөйләшүләр дә ишетелеп кала. Билгеле, аннан соң теге шешәдәге ак сыекчаны да әледән-әле авыз итәләр, арытаба тавышлары көрәеп китә, мактаналар, мин шуны аттым, мин моны аттым, дип шапырыналар.
Урман сыерларының кар өстендәге кара каннары әле бик озак, я кар явып, я буран чыгып күмелгәнче, үлемнән сакламаганнары, яшермәгәннәре өчен тирә-яктагы агачларга үпкә белдереп ята. Каен иленең барлык әгъзасы бу тетрәндергеч хәлне күрмәс өчен күзен яшерергә тырыша... Нишләсеннәр соң?! Җиргә береккәннәр, кузгала алмыйлар, ике аяклы ерткычларның йөзләренә ботаклары белән сугар, йомшак урыннарын каезлар иделәр дә бит... Әмма бу хәл дә тиздән, киләсе фаҗигага кадәр онытыла... Хәтерләре шундый.
Аучылар хайваннар дөньясына гына түгел, агачларга да зыян сала әле. Кәүсәләренә ядрә тиеп, нәфис кайрылары чәрдәкләнә, сунарчылар исә:
– Урман кискәндә, йомычка очмый гына булмый... – дип акланалар...
Чаңгы, дигәннән. Аларда кайбер агачлар үзләренең туганнарын, балаларын, апа-сеңел, абый-энеләрен, ата-анасын таный, кызганып, үксеп яшь түгеп, артларыннан карап калалар, үз язмышларына рәхмәт укыйлар. Хәер, якыннарының тормышлары, гомерләре икенче сыйфатта дәвам итә, сынып, утка гына ыргытмасыннар... Әнә, агачтан салынган йортлар, каралты-куралар авылларда кешеләргә күпме хезмәт итә. Калада булса да, агачтан эшләнгән күпме җиһаз уңайлык тудыра... Идәнгә түшәп, өсләреннән көн-төн дөбер-шатыр, исләренә дә кертеп карамыйча, таптап йөрсәләр дә, шөкер итәләр – чөнки җаннары, рухлары исән!
Тагын иң куркынычы – Урман илендә чыккан янгыннар... Кешеләр:
– Бурдан кала, уттан калмый, – дип дөрес әйтә. Ел саен Урманиянең берничә почмагында янгын чыга, ул миллионнарча, меңнәрчә гектарларны каплап ала... Төрле хәлләр була... Сатып, акча эшләү, череп баю өчен, урлашып, мутлашып, урманны кыралар да, җинаять эзләрен яшерү өчен ут салалар. Яшен дә суга, уйламыйча ташлаган тәмәке төпчеге, сүндермичә калдырган учак та бәла чыганагы. Ә ут чыга калса, аны сүндерә алмый, күпме көч, акча түгәләр, күпме байлык – агач гомерләре, төтен булып, күккә оча, күпме тереклек юкка чыга, хәтта адәми затлар үзләре дә авыллары белән утырып яна...
Агачларның байтак туганнары чит илләргә дә барып чыга, башка илләр өчен бушка диярлек эшлиләр, аларны – байларны тагын да ныграк баеталар...
***
Яз җитте, Урмания агачларының баш төрткән бөреләре яфракка әверелде... Аннан чәчәк аттылар, җимешкә түгәрәкләнделәр. Алда яңа, матур тормыш көтә кебек иде. Өметләре чиктән ашкан иде. Әмма күз тиде.
Дөньяның астын өскә, өстен аска китергән бәла-каза көтмәгән яктан килде...
...Бер көнне иртән Урманиядә ыгы-зыгы купты. Зур-зур кара машиналарга утырып, күпчелеген ике аяклы юан-юан корсаклы бәндәләр тәшкил иткән ниндидер төркем килеп төште. Җиргә аяк бастылар, шаулаша-шаулаша, тирә-якка шулай ук төркемләп таралышып, агачларны суккалап тикшерделәр, нидер үлчәделәр, кәүсәләрен тотып карадылар, үзара яки үзалларына нидер мыгырдадылар. Каен иле затлары алар сүзен аңлап та бетермәде.
– Бу бит тагын бер Клондайк! – дип тел шартлатты берсе.
– Ялгышасыз, бу бер Клондайк түгел, ә илле Клондайк! – дип, сөенә-сөенә, кулын уды икенчесе.
– Әйе, илле Клондайк! Бу бит 22 миллион квадрат километр!!!
– Әйе, бу Клонны тизрәк савыйк! – дип шаяртты башкалардан нәрсәсе беләндер аерылып торганы һәм үз мәзәгеннән үзе шаркылдап көләргә тотынды – Кара әле, шигырь белән сөйли башладым түгелме соң?!
Бер түгел, ә илле Клондайк,
Бу Клонны тизрәк савыйк!
Аның авызына карап, калтырап үрә каткан калганнары, тизрәк аңа кушылырга тырышты. Шундый каһкаһалы көлүдән урман тертләп куйды, әле пешәргә дә, ныгырга да өлгермәгән байтак җимеш, яфрак җиргә өзелеп төште, аларны вак-төяк җир асты җәнлекләре, кимерүчеләр, бер-берсеннән уздырып, талаша-талаша, чәйнәшә-чәйнәшә, тизрәк ояларына ташырга ашыкты.
– Иң яхшысы – кәгазь фабрикасы инде, акча басарга да бихисап кәгазь кирәк, – дип соңгы сүзен әйтте түрә.
Килешеп, баш кагыштылар.
***
Күп тә үтмәде, ярты Урмания бушап калды, аны вак өлешләргә бүлделәр, кичеп, ботакларын чапкалап, кәүсәләрен кискәләп, машиналарга, эшелоннарга төяп, каядыр озаттылар. Кош оялары, җәнлек өннәре җимерелде, тибенеп я тырмашып җим тапкан урыннарын көл иттеләр, үзләрен үтереп диярлек бетерделәр.
Урманияне кырып, бихисап кәгазь фабрикалары төзеделәр, акча суктылар, яңадан-яңа бихисап документлар бастылар... Алар эшелоннар белән илнең әле бер, әле икенче почмагына озатылды.
...Усакларның исә холкы барыбер үзгәрмәде. Тирә-якта бушлык хасил булып, төрле яктан җилләр иркен уйный башлагач, алар тагын да ныграк ярсып шаулашты, ара-тирә купкан гарасат, яфракларының бераз өлешен өзгәләп алып, бар дөньяга чәчсә дә, һаман тынмадылар. Тыначак башлары да юк. Усак – усак инде ул... Аз гына җил истеме, шыбыр-шыбыр килә....
***
Башка агачларның да – үз язмышлары шул. Кем кая таралды, кем кая эләкте: кем мәңгелек китапка, документка, газетага, журналга әверелеп, кайдадыр саклана, кемдер, күпмедер хезмәт итә дә, иске кәгазь исәбенә кертелеп, чүплеккә ташлана һәм юкка чыга. Әмма китапларның язмышы да төрле. Күпмедер вакыт кешеләргә хезмәт итәргә, яки, укыйлармы аны, юкмы, китапханәдә, өйдә сакланырга мөмкиннәр, әмма аларның да көннәре санаулы. Кайчан да булса, киштәләргә “ревизия” ясап:
– Замана таләпләренә җавап бирми, искерде, – дип барыбер чыгарып ташлаячаклар. Иске кәгазь сыйфатында икенчел чимал пунктына тапшырылып, икенче гомер алырга да бик азлар гына исәп тота ала – хәзер бернәрсәнең дә кадере юк. Элек иске кәгазь һич югы катырка булу хакында хыялланды, ә инде рубероид заводына эләксә, һич югы 20-30 ел хезмәт итә ала иде. Ә арытаба язмышы шул ук: яки яндырыла, яки шул ук сасы чүплеккә, шакшылык оясына ыргытыла...
...Урманиянең әлегә исән булган затлары күңелен шул гына бераз җылыта: орлык чәчеп калдырдылар, һич югы бер өлеше булса да, шытып чыгып, тапталган, рәнҗетелгән, өзгәләнгән, мәсхәрә ителгән җирдә яңа тормышка сулыш өрә алмасмы икән ни?
28-29.02.2020.

Добавить комментарий