Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Үпкәләмим хәзер... (Не обижаюсь теперь)

Дата написания: 
04 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Үпкәләмим хәзер...

Беркемгә дә хәзер үпкәләмим,
Үпкәләүдән юктыр бер файда...
Уйлап кара әле, үпкәләшкәч,
Ул кайда да хәзер, син кайда...

“Үпкәләсәң, үпкә аша, балам”, –
Диләр иде элек олылар.
Колак салыйк алар сүзләренә,
Өлкәннәр һәм онык-оланнар...

Читләр генә түгел, якыннар да
Үпкәләшеп, дөнья җимерә...
Кая барма, арттан калмый
Үпкә хисе җанны кимерә...

Үпкәләшү дигән яман чирнең
Даруы бар аның – сабырлык!
“Сабыр төбе – сары алтын”, – диләр,
Сабыр була белү – батырлык!

Үпкәләшеп, ярлар айрылмаса,
Тик яхшырыр иде бу дөнья...
Ә адәмнәр бераз түзем булса,
Тик яктырыр иде бу дөнья...
4.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Үпкәләмим хәзер... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 306 б.