Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Үпкәләмә әле!

Дата написания: 
21 марта 2018
Заметка: 

Стихотворение написано в Всемирной день поэзии. Кстати, изначально он проводился 15 октября. А с 1999 года проводится 21 марта.

Инсур Мөсәнниф
Үпкәләмә әле!

Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит;
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит.
Венер Мөхәммәдиев, “Юкка үпкәләмә”

Үзем һич тә аңламыймын,
Кем боза арабызны:
Бәлки кемдер ярдәмләшер
Аңларга хатын-кызны!

Очрашуны, күрешүне
Үзең дә көтәсең бит!
Юкка үпкәләгән булып,
Җанымны өтәсең бит.

Үпкәләргә сәбәбе дә
Тора табылып кына!
Я монысы, я тегесе...
Булмасын кайда гына!

Сөю шулай була микән,
Әллә бу уен микән?
Үпкәләүнең сәбәбен дә
Белмәсәң кыен икән.

Сәбәпләрен әгәр белсәм,
Чәчкә китерер идем;
Гаеплеме, гаепсезме,
Гафу үтенер идем!

Көненә биш үпкәлисең,
Була хәтта алты да!
Һәрберсендә йөзек алсам,
Күмәр идем алтынга!

(Ну әлегә алтыным юк,
Анысы киләчәктә!
Монысы да начар түгел –
Ну, һич югы чәчәккә!)

Очрашуның минутларын
Үзең дә көтәсең бит!
Әмма үпкәләгән булып,
Үзәкне өзәсең бит...

Үзәк бит – ул нечкә нәрсә,
Ялганмас, бер өзелсә...
Җөйләре калып булса да,
Ярый ла ул төзәлсә!

Үпкәләүгә әрәм итмик
Яшьлекне һәм гомерне!
Гөрләшеп яшәсәң, сөю дә
Булыр озын гомерле!
20-21.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Үпкәләмә әле! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 224-225 бб.