Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

“Улыкаем, сиңа әйтәм...”

Дата написания: 
29 июня 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
“Улыкаем, сиңа әйтәм...”
Замана такмаклары

Өстәл астыннан чыгабыз,
Шәһәрләргә шылабыз.
Аннан инде, туган як, дип,
Зар елашкан булабыз.
И укыйбыз, и укыйбыз,
Надан булып калабыз.
Шәһәрләрдән кайтып төшсәк,
Танымыйдыр анабыз.
Дөнья, дибез, дөнья, дибез,
Мал артыннан куабыз.
Әйтерсең лә, шуның өчен
Бу дөньяга туабыз.
Шәһәрләрдә юллар шома,
Еш салулый чанабыз...
Кибетләрдән кибетләргә
Шешә эзләп чабабыз...
Әнкәй, диеп, әткәй, диеп,
Яшь сыгабыз чамасыз.
Күчтәнәчкә акча юк бит,
Бик чамалы чамабыз.
Ике елга бер кайтабыз,
Ничек итсәк, итәбез,
Кайтсак та, эчеп ятабыз,
Шулай “ярдәм” итәбез.
Шәһәрләрдә нишләп йөри
Баккан бала-чагагыз,
Алар анда ни югалткан,
Ятып уйлап карагыз.
Төпсез ыштан, ертык итәк
Кия сезнең кызыгыз.
Тик авылда кагылгысыз –
Шунда аның кызыгы.
Шуннан артыгын язалмыйм,
Каләмдә кара бетте.
Нигәдер баш бик кычыта,
Үтерә башлыйм бетне.

Бу такмакның морале шул –
Кирәгер тормышыңда:
- Улыкаем, сиңа әйтәм,
Кызыкаем, син тыңла!..
29.06.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. “Улыкаем, сиңа әйтәм…” Шигырь. "Тулпар", 2010, №4, 76 б.
2) Мөсәнниф Инсур. "Улыкаем, сиңа әйтәм..." Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 65-66 бб.