Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Үле җаннар пандемиясе

Дата написания: 
10 ноября 2021

Инсур Мөсәнниф
Үле җаннар пандемиясе

Машиналар уза уңга... сулга,
Герле сәгать теле кебек –
Көннәр буе урам күзәтәмен,
Сары йорттан, тиле кебек.

Сары төстә бүген бөтен илем...
Йортлары да шул сарыдан –
Кайчандыр ул башка төстә иде,
Буядылар югарыдан.

Кулларымда минем берни дә юк –
Юктыр байрак, юктыр әләм...
Бары – калтыранган кулларымда
Йөрәк каны тамган каләм...

Герле сәгать бары музейларда...
Кайчак шаша тиле кебек.
...Сары йорттан тимер тәрәз аша
Карап яткан минем кебек...
Шул хәлдәге илем кебек.
10.11.2020.