Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Укытучы абый

Дата написания: 
21 марта 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы» На снимке: Кадим-ага Исламгалиев с супругой Кашифа-апа. Фото со стр. Венеры Низамовой (Исламгалиевой).

Инсур Мөсәнниф
Укытучы абый

Йөгәмәш тулы булмаган урта мәктәбендә
озак еллар балаларга белем биргән Бөек Ватан
сугышы ветераны, татар теле һәм әдәбияте
укытучысы Кадим ага Исламгалиевка

Укытучы абый! Сине күрсәм,
Хәтерлимен шунда барын да:
Әле генә кебек, дәрес биреп
Торуларың такта янында.
Орышмыйча гына булмагандыр...
Мактый идең кайбер чагында.
Йөрәккәең һаман яшьтер әле,
Күзләреңдә яшьлек чагыла.
Сезнең буын утны-суны кичкән,
Дәһшәтне дә күргән күзләрең.
Сугыш юлы җиңел булмагандыр,
Илем, диеп, ләкин түзгәнсең.
Аннан мәктәп... Күпме икән алар
Йокы алмый үткән төннәрең?
Җиңел булмагандыр, сөйләп тора
Көмеш чаңы сеңгән чәчләрең.
Аптыраган, юл чатында чакта
Киңәш биргән кеше син булдың.
Ә кайчакта, тайган-абынганда
Колак борган кеше син булдың.
Үкендерә хәзер – дәресләрдә
Үтә тырыш, уңган булмадым.
Әйтә алмыйм, минем гаеп белән
Артык чаллар, диеп, кунмады.
Ә бит меңнең берсе генә идем...
Гафу сорар вакыт түгелме?
Соңламаска, соңламаска иде...
Борчый һәрчак шул уй күңелне.
28.12.1972-21.03.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Укытучы абый. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 8.07.1999, №79.
2) Мөсәнниф Инсур. Укытучы абый. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 15-16 бб.

Прикрепленные файлы: