Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Уфа юлында

Дата написания: 
09 апреля 2017
Заметка: 

Чтоб увеличить фото, нажмите на него курсором.

Инсур Мөсәнниф
Уфа юлында

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап.
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап...
Г.Тукай, "Пар ат".

Җиктереп йөз ат, Уфага киттек туп-туры карап...
Ике татар гәпләшәбез, урысчалап сукалап.
Колак төптән машиналар уза-чаба “тыз” да “быз”...
...Юк-бар йомышны бар итеп, без Уфага барабыз.
Алда көтә тау башында башкала Уфа-Өфе,
Артта калды инде мәгърур борынгы кала Бөре.
Пар ат кына түгел хәзер, илле пар – "ияр" аста...
Тукай баскан эзләр көтә... Төрле уй юләр башта...
...Калын асфальт асларында туфаны бу дөньяның,
Кемне генә басмаган да, эчмәгән кемнең канын...
Ат, дигәннән... Юл читендә бер тимер ат әйләнгән...
Үлгән, ахры, – тимер-томыр өеменә әйләнгән.
Янәшәдә хуҗа җылый, “Исән калдым... Аллага...
Шөкер...”, - диеп, сөенми ул, тимер аты жәл аңа...
И бәндәләр, юләрлектән чыкмый hаман башыбыз...
Шунлыктан да тынгы тапмый шушы газиз җаныбыз...
2012-9.04.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Уфа юлында. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 157 б.