Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Туган Җирдә бул солтан!

Дата написания: 
29 января 2016

Инсур Мөсәнниф
Туган Җирдә бул солтан!

Көзләр җитә, туа җырым –
Моңнар сарка күңелдән.
Сагыш баса – егет-кызлар,
Китә туган җиреннән.
Кем укырга, кем хезмәткә…
Һәркайсының үз юлы.
Кире кайтып: «Саумы!» - диеп,
Кысармы синең кулың?
Кошлар кайта, дибез, язын,
Ә сез - Адәм баласы.
Туган җирнең күңеле сездә,
Сездә – дала кайгысы.
Кайтыгыз сез, чит җирләрдә
Йөреп кем бәхет тапкан?
Чит җирләрдә олтан булма,
Бул туган җирдә Солтан!
21-29.01.2016.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Туган җирдә бул солтан! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 171 б.