Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Туган якка сөю тойгысы

Дата написания: 
29 марта 2018

Туган якка сөю тойгысы*

Бөтен барлыгы белән туган җирен яраткан, аның гүзәллеген, бар сәләтен, күңел байлыгын туган халкына биргән якташыбыз, журналист, язучы, шагыйрь, БРның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Инсур Гаделгәрәй улы Шәнгәрәев (Инсур Мөсәнниф) шушы көннәрдә үзенең 60 яшен билгеләп үтте. Ул әдәбиятебездә сатира һәм юмор жанрын үстерүгә лаеклы өлеш керткән әдип булып та танылды. Ул төрле жанрларда иҗат итә: лирик һәм юмористик шигырьләр, хикәяләр, поэмалар, фельетон һәм пародияләр дә яза. Ул үз иҗадына да, каләмдәшләре иҗадына да таләпчән карый.
И.Шәнгәрәев 1958 елның 2 гыйнварында Яңавыл районының Эткенә авылында туган, Урал авылында үскән. 1980-1985 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укып югары белем алгач, Тәтешле һәм Яңавыл район гәзитләрендә авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе, җаваплы сәркәтип урынбасары, хатлар һәм социаль-икътисадый тормыш бүлекләре мөдире вазифаларын башкара. Яңавыл язучылар оешмасында әдәби консультант була. 1995 елның октябреннән пенсиягә чыкканчы – Яңавыл район гәзитендә мөхәррир урынбасары.
Әдәби иҗат белән мәктәп елларыннан ук мавыга, аның шигырьләре, хикәяләре Башкортстан, Татарстан, Удмуртиянең вакытлы матбугатында, төрле район гәзитләрендә татар, башкорт, рус телендә дөнья күрде, радио hәм телевидение аша бирелде, «Йәш көстәр», «Замандаш», «Бүә буе каеннары», «Тәлгәш», «Сәйләннәр» күмәк җыентыкларында басылды. 1996 елда «Тургайлар канат кага» күмәк җыентыгында «Бер гомер» дигән тәүге шигырьләр китабы чыкты. «Озак яшәү сере» дигән тәүге проза китабы 1999 елда дөнья күрде.
Инсур Шәнгәрәевның берничә шигыренә композиторлар җыр язды.
Туган илебезгә соклану, туган төбәккә таяну, аңа ышану – һәр кешенең күңелендә саклана торган тирән хисләр. Менә шуларны И.Шәңгәрәев үзенең шигырьләрендә, мәкаләләрендә, хикәяләрендә ачык чагылдыра. Аның шигырьләрен укып, авыр юллар җиңеләя, бик кыен минутларда үзеңдә яшәргә көч табасың, бетмәс илһам һәм дәрт кергәндәй була. Нинди шигырен генә укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала. “Уйлана, эзләнә, аның өчен тормышның һәр мәле, һәр мизгеле – шигърият. “Тургай моңы” шигыренең юлларын гына китерәм:
Күкләргә атылды тургай...
Болытта югалды да,
Яңгыр тамчылары булып,
Моң яуды югарыдан.
Берсе тамды керфегемә...
Җаныма моң уралды.
Икенчесе – йөрәгемә...
Күңелдә җыр яралды...” – дип язды аның хакында кайчандыр шагыйрь Равил Шаммас.
И.Шәнгәрәев үз укучылары белән күзгә-күз карашып сөйләшә. Аның хис-тойгылары саф һәм тыйнак, үзәк өзгеч дәрәҗәдә чын. Саф күңелдән чыккан, алдашусыз әсәрләр. Авыл халкында гына була торган сафлык аларның төп сыйфатын билгели. Борчылудан һәм юатудан, сагыштан һәм шатлыктан тора аның лирикасы. Анда тормыш үзгәрешләрен бик ачык тоясың. Менә аның “Мең рәхмәт” дигән шигыре:

Тормыш авыр, дибез...
Зарланабыз көн-төн:
– Нигә бер рәхәткә биргән йөз михнәт?
Тик килер шундый көн
Һәм әйтерсең берчак:
– Михнәтең дә, тормыш, нинди зур рәхәт!
Михнәте дә рәхәт...
Гомер беткән чакта
Бу сабагың өчен,
Тормыш, мең рәхмәт.

Иҗат дөньясында һәркемнең үз үре, биеклеге була. Мондый билгеләмә аның иҗатына бигрәк тә туры килә. Мин аның барлык әсәрләрен диярлек яхшы беләм. Аның китапларын кулга алып, беренче битләрне укыйсың һәм серле, билгесез, мавыктыргыч дөньяга сәфәр башлана. Яңалыкка, яңа хисләргә сусап торган күңел өчен никадәрле ачыш, фикер кайнарлыгы көтеп тора сине. Иң нык сөендергәне – аның сүзнең тәмен, кадерен тоя, аларны зөбәрҗәт ташындагы төрле төс-чагылышлары белән уйната белүе. Ни генә димә, тел бизәкләре остасы ул, сүзләрдән рәсем-сүрәт ясау талантына ия.

Сандугачлы, таллыклы,
Төнбоеклы, балыклы,
Гөл-чәчкәле, аланлы,
Төчеләнгән баланлы,
Эре-кызыл җиләкле –
Бу шигърият җиләтте!
Бирсәләр дә кирәкне –
Әйтәм, ачып, йөрәкне...
Вакыт инде, икмәктер –
Яңа җырлар кирәктер!
...Чәчәкле шигъри базар...
Яңа шигырь кем язар?..
(“Җиләтте...”).

Туры сүзле Яңавыл шагыйре ул, шуның өчен халык арасында абруе да зур. Тормышның үзәгенә, гади халык күңеленә никадәр якын булсаң, язган сүзләрең дә, көйләгән җырың да шулкадәр тормышчан, халыкчан, яшәүчән буладыр. Аның шигырьләре – гади, хикмәтле, табигый яңгырашлы, миңа калса, шагыйрь үз иңенә күпме һәм нәрсә күтәрә алуын, ягъни нәрсә турында, ни өчен, кем өчен язганын яхшы белә.
Халкыбызның рухи нигезенең ныклыгы әдәбиятчеләрдән, мәдәниятчеләрдән дә тора. Тормышчан язылган әсәрләрне укып, берәүләре белем ала, икенчеләрдә яшәргә дәрт-дәрман уяна. Инсур Шәнгәрәев та, башка каләм осталары кебек үк, әхлакый һәм рухи чиргә мәҗбүр ителгән җәмгыятебезне савыктыру чараларын эзли.

Сугыш хәрәкәтләре барамы ни –
Әй даулаша милли хәрәкәтләр.
Һәркем үзенә өлеш таләп итә
Җирдән – Ходай биргән бәрәкәттән.
Кем аралар безне бу афәттән?
Сакла берүк, Ходай, һәлакәттән.
Сакла үзең ялгыш адымнардан:
Акыл, шәфкать сора адәмнәрдән.
(“Сакла, Ходай”).

Шагыйрь күңелендә мәхәббәт һәрчак тере, исән-сау. “Сирень чәчәк атканда”, “Күңелләр яшь әле”, “Өнемме бу, төшемме?”, “Өмет”, “Бөредә иде сөюем”, “Яңа Мәҗнүн”, “Мин – кунасы агачың”, “Кайдан килә?”, “Урыс кызы”, “Саклый белергә кирәк...”, “Сер булсын”, “Сөюләрнең иң гөнаһсыз чагы”, “Сөям-күралмыйм”, “Үзем генә беләм”, “Сак һәм Сок” һәм башка бик күп шигырьләре кешелек дөньясының иң гүзәл хисенә багышланган. Аларның һәркайсы сине бәхетле итә, йөрәгеңне яшьлек һәм сөю дәръясына бөтереп алып кертә, яшьлекнең тугыз баллы давыллары белән яңадан очраштыра. Әнә шундый соклангыч һәм тәэсирләндергеч очрашулардан соң үз күңелеңнең, үз рухыңның баеп, көчәеп киткәнен сизәсең, канатың ныгыганын тоясың. Укучыда әнә шундый дулкынлану, әнә шундый нечкә күңел халәте тудыра алу шагыйрь өчен иҗади уңыш түгелме соң? Мөгаен, шулайдыр!
И.Шәнгәрәевның шигърияте аның бай рухи дөньясын, күңел эшчәнлеген чагылдыра. Җан эретер, күңел җылытыр, һәм юатыр яктылык бар анда. Кечкенә генә шигырендә дә тоташ романга торышлы эпиклык, киңлеккә юлыгасың, җаның буйлап ток үтә, аны яндырган хис, аның зиһене аша үткән уй, кичереш сине дә чолгап ала. Бу халәт шигъри осталыкка гына кайтып калмый, ә шагыйрьнең рухи дөньясы, милли, дөньяви дәрәҗәдә фикерләве, уйларының заманына аваздашлыгы белән дә билгеләнә. Аның шигърияте дөньяны, кешеләрне дөрес аңларга тырышуыннан һәм аңлавыннан, үзе ачкан хакыйкатьне башкалар белән уртаклашырга теләвеннән, күңел ихласлылыгыннан тукылган.

Язмыш – аткан ук белән бер:
Кереш, очыш һәм... нокта.
Маңгаеңа ни язган – шул:
Тиенгә, йә... ботакка.

Инсур Гаделгәрәй улы юморга үз йөзе, үз сүзе, үзе шаян, үзе зирәк шигырьләре, хикәяләре белән елмаеп, көлемсерәп килеп керде. Аның әсәрләрендә бер генә кешене дә кабатламаган яктылык бар. Бу яктылык күңел түренә үтеп керә һәм елмаерга мәҗбүр итә. Хәер, бу елмаю, дөньяга яктылык аша карау ничектер үзеннән-үзе барлыкка килә. Моның төп сәбәбе – Инсур Шәнгәрәев юморының табигый булуыннан. Ул һавадан алып, “бармактан суырып” язмый. Язар өчен материалны тормыш-яшәешнең үзеннән таба.
Шагыйрь һәм драматург У.Шекспирның “Тормыш – театр, ә кешеләр анда актёр” дигән канатлы сүзләрен Инсур Шәнгәрәев иҗады тагын бер кат раслады. Аның сатирасында бүгенге чынбарлыгыбыз – нәфсегә баш була алмыйча, байлык артыннан куу, түрәләр алдында тәлинкә тоту, социаль гаделсезлек кебек кире күренешләр аяусыз тәнкыйтьләнә, көлкеле хәлләр аша мут һәм икейөзле кешеләр фаш ителә. Чыннан да, язучы гыйбрәтле күренешләрне тормышның үзеннән ала, кеше күрмәгәнне күрә, капма-каршылыклы тойгылар кичерә, көлке аша уйландыру осталыгына ия. Иҗатчы, жанр кануннарына ярашлы, укучысына фикерен ачы сатира аша җиткерә. Язучы көндәлек тормышны күзәтә, аның үткен карашы тормыштагы көлкеле хәлләрне, кешеләр очраган мәзәк хәл-вакыйгаларны эләктереп ала, җор телле әсәрләрендә туган халкының акыл хәзинәсе тупланган фәһемле сүзләрне урынлы куллана белә. Аңлый белгән акыллы кешеләргә ишарә алар. Без, дөнья ваклыкларына, ыгы-зыгыга тарыган җан ияләре, аларга игътибар да итми йөрибез түгелме?
Аның хикәяләре гадилеге, сюжетның катлаулы булмавы, вакыйгаларның иң кызыклы, көлкеле хәлләр тирәсендә үсүе белән билгеләнә. Хәзерге әдәбиятебезне, сатира һәм юмор жанрын заман темасы, болгавыр заманның барлык үзенчәлекләрен чагылдырган әсәрләре белән баета, сүз сәнгатенең кеше күңеленә тәэсирен тагын да арттыра төшә. Шулай итеп, Инсур Шәнгәрәев көлке аша уйландыру сәләтенә ия.
Райондашымның шигырь һәм поэмалары, хикәяләре әдәбият сөючеләр игътибары үзәгендә булуы, аларда әллә нинди сихри тарту көче барлыгы күптәннән сокландыра мине. Аның әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Әдәбият, шигърият әһелләре дә бит “икенче тапкыр уку теләген уяткан әсәрләрнең киләчәге зур” дип белеп әйткән. Аның шигырьләре гади һәм аңлаешлы, фәлсәфи карашы ачык, фикере төпле, теле җор. Аның геройларына ясалмалылык ят. Алар тормышның үзе кебек кырыс һәм туры сүзле. Андый образларны, билгеле, дөреслекне маңгайга бәреп әйтердәй туры сүзле, кыю шагыйрьләр генә тудыра ала. Инсур Шәнгәрәев үзенең шигъри дөньясын тудырды. Бу дөнья бай, табигый һәм ышандыра. Бай тормыш тәҗрибәсенә ия иҗатчы, күпкырлы талант иясе ул.
Шагыйрь йөрәге бүген дә тынгы белми. Җир күкрәгеннән бәреп чыккан чишмәдәй, шагыйрь йөрәгеннән челтер-челтер җыр агыла, моң агыла. Туган як моңы.
Әйе, Инсур Шәнгәрәев, шагыйрь буларак, тормышта үз позициясе, дөньяга, кешеләргә үз карашы, әсәрләрендә үз фикере булган әдипләрдән берсе. Тагын аның әсәрләрен янә бер күркәм сыйфат аерып тора: ул әйтәсе фикерен ап-ачык итеп, һәркемгә аңлаешлы итеп әйтә. Әсәрләрен әллә нинди башваткыч, адәм төшенмәслек образларга һәм сүз уйнатуларга кормый. Шуңа да аның шигырьләре балалардан алып өлкән буын кешеләренә кадәр аңлашыла; җиңел кабул ителә, истә кала. Һәр әсәрендә әйтәсе фикерен укучыга тулысынча җиткерә. Авторның үз стиле, үз шигъри йөзе бар. Аның шигъриятенең янә бер әйбәт сыйфаты – халыкчанлык, гадилек һәм, ниһаять, тормышчанлык. Үзе нәрсә кичерә, нәрсә күрә һәм ишетә, шул хакта гына яза. Гомере буе журналист булып эшләве, меңәрләгән гади кешеләр белән аралашуы, алар хакында йөзәрләгән мәкалә, очерклар язуы, аннан соң, кеше буларак, үзенең дә ачыклыгы, кешеләр белән уртак тел таба белүе, ихласлылыгы һәм ачык йөзлелеге – болар барысы да аның шигъриятенең аңа гына хас шигъри бизәкләр белән балкуының бер сәбәбе. Һәр шигырендә, һәр поэмасында, һәр хикәясендә – кеше хәстәре, кешеләр кайгысы, кешеләр язмышы...
Далария Хәйдәршина, китапханәче.
* Кыскартып бирелә.

Добавить комментарий