Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тәрҗемәче кирәк (Нужен переводчик)

Дата написания: 
03 декабря 1996
Заметка: 

Инсур Мөсәнниф
Тәрҗемәче кирәк

Әни безгә алып кайтты
Нәни мәче баласы.
Yзе йомшак, үзе ап-ак —
Булсачы бер карасы.

Әллә кайчан - иртә торган,
Сеңлемә: "Мияу?" — дигән.
Сөт бирәбез, тик ул эчми,
Соң, нинди сорау биргән?

Аннан килгән әниемә,
Аңа да: "Мияу?" — дигән.
Аркасыннан сыйпыйм, дисә,
Тунына буяу тигән!

Килеп, миңа сырпалана,
Сүзе шул - "Мияу?" инде.
— Сиңа нәрсә кирәк соң? — дип,
Yзенә сорау бирдем.

Җавабы бер: "Мияу?", "Мияу?",
Юк аңлаган бер кеше.
Барыбыз да аптырашта:
Чыгамы соң сөт теше?

Әллә нинди телдә сөйли
Акмуен — безнең мәче.
Беребез дә аңламыйбыз
Булмагач тәрҗемәче.

Әнә шулай аптыратты
Безне мәче баласы.
Кемнәр белә: хәзер кайдан
Тәрҗемәче табасы?
2-3.12.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тәрҗемәче кирәк. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 18.02.1997, №20.
2) Мөсәнниф Инсур. Тәрҗемәче кирәк. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 127-128 бб.
3) Мөсәнниф Инсур. Тәрҗемәче кирәк. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 68-69 бб.