Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тормыш тора нидән?

Дата написания: 
01 апреля 2019

Инсур Мөсәнниф
Тормыш тора нидән?

Безнең тормыш тора нидән?
Тормыш тора эштән, сүздән...

Тормыш тора шатлыклардан,
Кайчак тора кытлыклардан...

Тормыш тора балкышлардан,
Тормыш тора алкышлардан,

Тормыш тора сагышлардан,
Тормыш тора ялгышлардан,

Күл буйдагы камышлардан...
Тора кайчак каргышлардан...

Тормыш тора нәкышлардан,
Тора һәрчак яз, кышлардан...

Сокланудан аккошларга,
Сокланудан ак кышларга...

Тормыш тора көюләрдән,
Тормыш тора сөюләрдән,

“Бердәнберем!” – диюләрдән,
Ут чыгарып биюләрдән...

Безнең тормыш тора нидән?
Тормыш тора кар һәм җилдән...

Тормыш тора киң Галәмнән...
Тормыш тора туган илдән...

Тормыш тора күктән, җирдән...

Тормыш тора синнән, миннән...
22.03.-1.04.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тормыш тора нидән? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 272-273 бб.