Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тормыш мәгънәсе

Дата написания: 
03 ноября 2017
Заметка: 

Соңгы вакытта каләмем астыннан сәер шигырьләр чыга... Бәлки мәхәббәт, сөю хакында әсәр язу чоры узгандыр... Белмим... Ошамаса, гафу сорыйм һәм аңлап кабул итүегезне үтенәм..

Инсур Мөсәнниф
Тормыш мәгънәсе
.
“Тормыш мәгънәсе. Ул нәрсә була?”, - диеп,
Уйлангандыр бәлки байтаклар.
Мин үзем дә аны һаман ачык белмим –
Бәлки Җирдәге эз, балалар...

Уйланадыр инде кеше бу хакта да...
Нидер язган чакта дәфтәргә...
Кемдер – тәмәкесен тирән суырганда...
Утырганда бәлки... бәдрәфтә..

Бәлки үлем белән яшәү арасында
Торып калган чакта кыяда...
Сөйгәненең күзләренә баккан чакта...
Дөнья гизгән чакта хыялда...

Уйланмыйча гына һич тә булмыйдыр ул!
Шуның өчен гакыл бирелгән!
Бары ашап, йоклап гомер үткәрергә
Без уй-хиссез хайван түгел лә?!

Әйе, кеше төрле гамәл кылсын,
Киң дөнья чикләрен буйласын!
...Кайда булу, утыру һич мөһим түгел!
Бары тик бу хакта уйлансын!
2-3.11.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тормыш мәгънәсе. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 199 б.