Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тормыш кадере ни була?

Дата написания: 
25 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Тормыш кадере ни була?

Язмыштан узмыш юк.
Фаталистларның төп лозунгы.

“Туганнар һәм дуслар, бу тормышның
Кадерләрен берүк белегез –
Гомерләр бик кыска, үтә-китә,
Сыкрап, үкенерсез, үксерсез!..”

Ике шагыйрьнең һич югы берсе
Колагыма тукый шул хакта...
Модадыр, мин дә яздым*, кушылып,
Язмасам, булыр, дип, зур хата...

Шулай, үгетлидер мине бар да...
Үгетләү аз, тотып, ник сүкми?
Ә мин һич курыкмыйм, үз-үземне
Орышам көн дими, төн дими!

“Кадерләрен бел, – дим, – игелексез,
Ходай биргән шушы гомернең!”
Тик бер соравым бар үз-үземә:
Нәрсә соң ул тормыш кадере?!

Шагыйрьләр дә хитрый, язмый алар
Тормыш кадеренең рецептын.
Ике уйлап тормый, ике куллап
Куяр идем аңа “респект”ны.

Һәр гамәлнең була эш тәртибе,
Коры сүздән кемгә ни файда?!
Кад(е)рен белү өчен ниләр кылыйм?!
Өйрәтегез әле, ай Алла!!!

Аның серен һәркем аңлый, ахры,
Барыннан да элек, үзенчә...
Тормыш кад(е)рен белү ничек була,
Һич югында, әйтик... өлешчә?

Гаилә корып, бала үстерүме?
Һәм аларны кеше итүме?
Дошманыңа этләр өскетүме?
Офыклардан бәхет көтүме?

Йорт төзүдер, бәлки, ике катлы,
Ярый-ярый, бер кат җитсен, ди...
Өшкерүме, әфсен-төфсен укып,
Барлык чирләр чыгып китсен, дип?

Әллә инде агач утыртумы,
Язын алар яфрак ярсын, дип?
Кошлар оя корсын, һәм кошчыклар
Зәңгәр күкне кыю ярсын, дип?..

Эш табалсаң, акча-акча, диеп,
Уникешәр сәгать эшләүме?
Тазалыгың булып, исән калсаң,
Пенсияне көтеп яшәүме?

Көн-төн кунак булып, уйнап-көлеп,
Яшәүме соң әллә, типтереп?
Я ятумы көтеп хәрәм малны
Бирүләрен өйгә китереп?

Кайбер ирләргә ул – итәк күрсә,
Аннан калмый көн-төн чабудыр?
Хатыннарга – һәрбер шакыганга,
Сорап тормый, ишек ачудыр?

Үкенечкә дөнья калмасын, дип,
Көн-төн эчә, бәлки, кемнәрдер...
Эчми узган көннәр алар өчен
Тормыш кад(е)ен белми яшәүдер...

Әллә, эчми, аек яшәүме ул?..
Бәлки... артын ялау барсының?
Төгәл кемнәр белә ни икәнен
Тормыш кадеренең асылын?!..

...Әгәр инде миңа кире кайтсак,
Надан килеш, ахры, үләрмен.
Бугаздан алсалар: “Җавап бир?!” – дип,
Ничек соң акланып сөйләрмен...

Тормыш һәм гомернең кадерләрен
Беләм микән, юкмы – белмим мин.
Уянам да, нидер эшлим... Алла
Маңгайга язганча яшим мин...
* Үземнең “Якты әле бу дөньялар” исемле шигырьгә ишарә.
24.04.2018-2.02.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тормыш кадере ни була? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 243-245 бб.