Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур Мөсәнниф
Төрле хәлләр була инде
Төрле хәлләр була инде,
Шыксыз булгач заманы.
Гайбәткә юлыктым мин дә -
Мул “сиптеләр” караны.
Типке алган маэмайдай,
Ялап ятам яраны...
Шыңшый бары, шук малайдай,
Тышта яңгыр бураны.
Койды, койды, кинәт үтте,
Хәтерләтеп баланы:
Әнисеннән яклау эзләп,
Чабып кайтып барганы.
Тик мин кемгә барыйм икән
Эзләп шундый яклауны?
Кала бары шигырь юлы...
Эзләп алдым караны...
3-4.10.1994.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Төрле чаклар була инде. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 19 бит.
Добавить комментарий