Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Төнге саташу

Дата написания: 
04 октября 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Төнге саташу

Авыр төн. Йокы алмый.
Бер сәбәпсез баш чатный.
Үртәлдерә, ми кайный.
Нигәдер эшем бармый.
Үтә бит гомер зая,
Ә эшләгән эш кая?
Болай фикерләр чая...
Башта бар кебек мая...
Килә шашып сөясе,
Ут-ялкында көясе,
Ярат мине, диясе,
Бер аңа баш иясе...
Кит инде, булмаганны,
Тузга һич язмаганны,
Хыялга ашмаганны,
Затка ярамаганны...
Безнең зат – тугры заттан,
Сакланган читтән, яттан,
Курыккан яман аттан –
Юк бездә намус саткан.
...Хәзер мин йоклап китәм,
Төшемдә таулар үтәм,
Серләр йомгагын сүтәм,
Бар дөньяны гөл итәм...
Үтәр-китәр яман төн,
Туар, туар матур көн,
Ярый инде, җитәр, дөн* -
Яман төннән – яхшы өн.
*Дөн – йокла
3-4.10.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Төнге саташу. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 86-87 бб.