Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Төн пәрдәсе аша (Сквозь пелену ночи)

Дата написания: 
29 декабря 2019

Инсур Мөсәнниф
Төн пәрдәсе аша
Билгесез шагыйрьдән рус теленнән тәрҗемә

Төн пәрдәсен читкә ачып куеп,
Томан аша таңга сузам кулым –
Барлык сагышларым он(ы)тып, көтәм
Тәрәз аша якты кояш нурын.

Таңда исә, барсын селтәп ташлап,
Офыкларга китәр кебек булам...
...Әмма кинәт, туктап юл башында,
Салкын тиеп боздай туңган, сулган

Бер йөрәкне телим терелтергә
Җылы тыным өреп кулларымда.
Назлар аша яңа гомер алып,
Терелер ул, он(ы)тып сулганын да.

Тормыш мәңге шулай дәвам итә –
Күз яшьләре, әрнү, яки шатлык...
Бәлки әкияттер, бәлки төштер...
Җылы бирер сиңа сөю-чаткы.

Әйе, җанга бик аз гына кирәк:
Сөю, сөенечләр һәм... хыяллар,
Ә йөрәктә күпме назлы сүзләр,
Дөньяда юк бер көч, юк тыярдай!

Тик чиге бар төннең... Шәм дә сүнде...
Ай да төшләр күрә – шатлык аңа...
Иртән калкыр янә тормыш давы,
Болытлар да чаба, карап таңга...

...Утлар сүнгәч, төн юрганын ябар,
Ай елмаер миңа төш аралаш...
Беләм, барлык сагыш вакытлы ул...
Таңнар атар, калкыр күктә кояш.
8-29.12.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Төн пәрдәсе аша. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 285-286 бб.