Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әткәй нигезе

Дата написания: 
20 февраля 2018
Заметка: 

22.09.2014. Отцовский дом в деревне, с. Иткинеево. Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Әткәй нигезе

Карап торам... Бу урында...
Монда бит утар иде.
Әткәй мәрхүм, картайса да,
Байтак мал асрар иде.
Хәзер утар урынында
Үсә тик таш кабаклар...
Йорт-нигез дә бетеп бара...
Мине соң кем яңаклар?
Минем тормыш калада шул...
Хәер, чәчәм яшелчә...
Ташламадым әле йортны...
Тырышкан көн яшемчә...
Йөрим әле, гомеремнең
Соңгы көне җиткәнче...
Әткәй-әнкәй яннарына
Ахирәткә киткәнче...
Мин киткәчтен бушар бакча,
Ятим калыр ихата...
Бушап калыр ишек алды...
Кайда минем зур хатам?
Бәлки тәүдә балаларым
Кунакка, дип кайтырлар.
Тик аларның үз дөньясы,
Ахры, бер көн сатарлар...
Шулай бетә туган нигез,
Авыллар да бетәрме?
...Рухы ата-бабаларның
Безне гафу итәрме?
20.02.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Әткәй нигезе. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 210-211 бб.