Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тишек кораб

Дата написания: 
23 июня 2003
Заметка: 

Фото И.Мусаннифа. 10.04.2017.

Инсур Мөсәнниф
Тишек кораб

Әннә әйтте: «Еламасаң,
Тү-тү – ерак китәсең,
Тас-корабка утырасың,
Аннан – бәү-бәү итәсең».
Тик корабы төзек түгел –
Төбе бит тишек булды!
Менә-менә төпкә китәм –
Кораб су белән тулды!
Еламасаң да еларсың,
Шундый зур... «бәхет» төшсә:
Кораб төбең тишек булып,
Астыңа юеш үтсә.
23 июнь, 2003 ел.

Кайда, кайчан басылган:
1) Сәер фото-табышмакка // Шундый җавап килде башка («Өмет» гәзитендә басылган шаян фотосурәткә 4 строфалы шигырь). «Өмет», 31.07.2003, №87.
2) Мөсәнниф Инсур. Тишек кораб. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 145 б.
3) Мөсәнниф Инсур. Тишек кораб. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 79 б.