Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тимерлектә һаман шагыйрьләр (Раз поэт - то это навсегда)

Дата написания: 
11 января 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Тимерлектә һаман шагыйрьләр

Шагыйрь – ул тимерче,
Юк, аннан уздыра!
Сүзләрен йөрәктә
Ут итеп кыздыра.
Марат Кәримов, "Шагыйрь – ул тимерче".

Шагыйрь – тимерче ул, тимер белән
Эш итә ул һәрчак, ут белән.
Яратмыйлар шуңа, күпләр әйтә:
“Булашасың нигә юк белән?”
Ялкын бирә шагыйрь күңелләргә,
Өтеп ала кайчак кемнедер.
Күрәсең бит үзең – юылмаслык
Күп күңелләр әле керледер.
Керле генә түгел, көчле дә шул –
Өстәвенә итсә хакимлек.
Шагыйрь рухы бай да... “кулы кыска”,
Булса да ул талант һәм бөек.
“Дөнья кендеге – мин” дигәннәргә
Очкын нәрсә инде, яндырмый.
Көтә алар уңай вакытларны,
Күз уңыннан һичбер яздырмый.
Кайдан килгәнен дә сизми кала –
Барлык юллар инде ябылган.
Тирә-ягын ялкын чорнап алган...
“Фәлән шагыйрь, – диләр, – эх, янган...”
Яндырырга җиткән бер ялган.
Кырын карап, әйтә өстән “абзый”:
“Булашма син, энем, юк белән...”
...Ә шагыйрьләр сандал чүки һаман,
“Шаяралар” һаман “ут” белән.
10-11.01.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Тимерлектә hаман шагыйрьләр. Шигырь. "Кызыл таң", 22.02.1995, №35.
2) Шәңгәрәев Инсур. Тимерлектә hаман шагыйрьләр. Шигырь. "Өмет", 19.10.1995, №123.
3) Мөсәнниф Инсур. Тимерлектә һаман шагыйрьләр. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 13 бит.
4) Мөсәнниф Инсур. Тимерлектә һаман шагыйрьләр. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 101-102 бб.